Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Кадрлар резервы" проекты финалистлары белән очрашты
2010 елның 3 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кичә, 2нче март көнне, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү буенча "Кадрлар резервы" проекты финалистлары белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Чарага "Кадрлар резервы" проектының 19 финалисты чакырулы иде.
Татарстан Хөкүмәте исеменнән Рөстәм Миңнеханов һәр "резервист"ка ноутбук бүләк итте.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Барыев хәбәр иткәнчә, "Кадрлар резервы" проектының сайлап алу этабында республиканың барлык районнарыннан да 15-30 яшьтәге 7 меңнән артык яшь кеше катнашты. Беренче этапка 123 кеше узды: мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм студент берләшмәләре активистлары.
2009 елның гыйнварыннан проектта катнашучылар 7 этап аша узды. Алар читтән торып та, Казанга килеп тә укыдылар. Этапларның һәрберсендә идарә итү, социаль проектлау, психология, сәясәт белеме, чит телләрне өйрәнү өлкәләре буенча теория һәм практика дәресләре бирелде, мастер-класслар үткәрелде, яшьләрнең социаль яктан мөһим булган проектлары якланды. Конкурс, имтиханнар, тестлар нәтиҗәсендә финалга 19 кеше чыкты. Аларның идарә итү һәм гражданлык потенциаллары башкаларныкыннан көчлерәк булып чыкты. Марат Барыев "Кадрлар резервы" проектында катнашучылар 100дән артык социаль яктан мөһим булган проект ашырганын билгеләп үтте. Әлеге проектлар республиканың мәктәп, югары уку йортлары һәм муниципаль берәмлекләрендә тормышка ашырылды. Марат Барыев фикеренчә, бу кешеләрнең потенциалы киләчәк муниципаль сайлаулар вакытында бик тә кирәк булачак.
Проектның соңгы өлешендә 19 финалист Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында практика узачак. Приоритетларны билгеләгәннән соң, финалистлар практика узачак сигез министрлыкны үзләре сайлады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге министрлыклар башлыклары "резервист"ларга техник биремне шәхси рәвештә бирергә тиеш. ТР Премьер-министры катнашучыларның икесен республика Хөкүмәте аппаратында практика узарга чакырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.