Рөстәм Миңнеханов барында «Сименс» компаниясе белән КНИТУ (КАИ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

«Сименс» комапниясенең Татарстанга визиты – безнең проектларның билгеләнгән планнар нигезендә гамәлгә ашырылуын таныклаучы факт.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов   «Сименс» компаниясенең Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге президенты, «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм республикада гамәлгә ашырылучы кайбер инвестицион проектлар турында кыскача гына сөйләде. Аерым алганда, ул Түбән Кама шәһәренә кичәге эш сәфәре хакында хәбәр итте, анда «ТАИФ» компанияләре төркеменең җитештерү предприятиеләрендә зур инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу – авыр калдыкларны эшкәртү комплексы да,  олефин комплексын модернизацияләү дә, этилен җитештерү һәм аннан калганнарны киләчәктә эшкәртү буенча яңа комплекс та, бу Түбән Кама сәнәгать мәйданчыгын газ белән тәэмин итү системасындагы җитди проектлар да. Һәм энергетика өлкәсендә дә планнарыбыз зур, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

«Бүген Сезнең белән очрашу – үзебез имзалаган килешүне гамәлгә ашыруның барышын карау өчен яхшы мөмкинлек, - диде Рөстәм Миңнеханов, Дитрих Меллер әфәндегә мөрәҗәгать итеп. – Сәяси карашларның үзгә булуына һәм катлаулылыкларга карамастан, Сезнең визит безнең уртак проектларның билгеләнгән планнар нигезендә гамәлгә ашырылуын таныклый. Сезнең компания, икътисадый проектларда катнашу белән бергә, безнең мәгариф программаларын да чит итми, бу – бик шатлыклы күренеш. Киләчәктә уртак эшебез өчен безгә алга баруны дәвам итәргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов аерым ассызыклаганча, катлаулы икътисадый  ситуациягә карамастан, Татарстан белән Германия белән арасындагы товар әйләнеше үткән ел 17%ка арткан.

Дитрих Меллер үз чиратында билгеләп үткәнчә, «Сименс» компаниясе Россиядә 160 елдан артык эшли. Без Татарстан белән стратегик килешү  төзедек һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә ниятлибез, дип белдерде ул.  

Очрашу барышында «Сименс» комапниясе белән Туполев ис. Казан милли тикшеренү  техник университеты - КНИТУ (КАИ) арасында килешү имзаланды. Рөстәм Миңнеханов барында документка «Сименс» компаниясенең Россиядәге һәм Үзәк Азиядәге президенты, «Сименс АГ» вице-президенты Дитрих Меллер һәм Туполев ис. КНИТУ (КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International