Равил Моратов: “1нче майга кадәр барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итәргә кирәк”

2010 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе
2005 елның 1нче маена кадәр исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, һәлак булган (үлгән) инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү эше төгәлләнә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.

“1нче майга кадәр барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итәргә кирәк”, - дигән катгый бурыч куйды Равил Моратов киңәшмәдә катнашучылар алдында. Аның сүзләренә караганда, бу бурычны сыныкка сылтап калдырмаска, җиренә җиткереп үтәргә кирәк.

Хәзерге вакытта торак субсидиясен алучылар исемлегендә Бөек Ватан сугышына турыдан-туры катнашы булган һәм 2005 елның 1нче мартына кадәр исәпкә баскан 34 кеше бар.

2005 елның 1нче мартыннан соң исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган (үлгән) инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзалары реестрын төзү эше дәвам итә. 2010 елның 31нче мартына 2005 елның 1нче мартыннан соң исәпкә баскан субсидия алучылар исемлегендә 7115 кеше, шул исәптән 2369 Бөек Ватан сугышы инвалиды, Бөек Ватан сугышында катнашкан 71 кеше, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 21 кеше, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 4654 тол хатыны бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International