Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Мутко Универсиаданың спорт мирасы концепциясе буенча фикерләште
2010 елның 9 апреле, җомга
Кичә Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгында ведомство башлыгы Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Виталий Мутко очрашуны Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына билгеләү белән рәсми котлаудан башлады. Министр Рөстәм Миңнехановның бу вазифада уңышлы эшләячәгенә ышаныч белдерде. “Үз эшчәнлегегездә спортка өстенлек бирү зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Виталий Мутко.
Очрашуда Казанда 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек буенча фикер алыштылар. Шулай ук, Универсиаданың спорт мирасы концепциясе каралды. Татарстан Республикасы Илбашы бу зур вакыйга өчен төзелә торган объектлар турында сөйләде. Казанда 10 спорт объекты төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылды, 2010 елның май аенда тагын 8 объектны төзеп бетерү планлаштырыла дип билгеләп үтте ТР Президенты, дип хәбәр итә РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанда спорт фәнни мәгариф кластеры – “Татар дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясе” югары һөнәри белем бирү буенча федераль дәүләт мәгариф учреждениесе булдыру фикер алышуда төп мәсьәлә булып тора. Бу академияне РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы гамәлгә куйган Яр Чаллыдагы Кама физкультура, спорт һәм туристлык академиясе базасында оештыру планлаштырыла.
Республика Илбашы сүзләренчә, академия Татарстанда спортның 5-6 төрен үстерү өчен база мәйданы булачак. Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы үз чиратында мондый фәнни-мәгариф спорт үзәкләренең координаторы булып торачак. Якын арада Татар дәүләт физкультура, спорт һәм туристлык академиясенең яңа уку корпусы төзелешен башлау планлаштырыла, аны Россия министрлыгы финанслаячак. 2013 елда объект файдалануга тапшырылырга тиеш.
Очрашуда РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрының урынбасары Павел Новиков, статс-сәркатиб – Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрының урынбасары Наталья Паршикова, бюджет һәм финанс сәясәте департаменты директоры Юлия Ленда, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазифаларын башкаручы Марат Барыев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ирек Фәйзуллин, Универсиада дирекциясе җитәкчсе Владимир Леонов, ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.