Равил Моратов: космонавтика үсешенә Татарстан керткән өлеше елдан-ел артачак

2010 елның 12 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Татарстан халкын космонавтика көне белән тәбрикләде. "Космонавтика көне - безнең ил өчен махсус бәйрәм. Юрий Гагаринның очышы белән космик чор башланды, җир цивилизациясе зур фәнни ачышлар һәм югары технологияләр юлыннан китте. Шушы мизгелдә кешелек алдында гаҗәеп киң мөмкинлекләр ачылды, - диелә котлауда. - Кеше акылына әлеге триумф сәләт, конструкторлар, галимнәр, космонавтлар, ракета-космос өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәте һәм батырлыгы аркасында чынга ашты. Без бөтен дөньяга космик держава буларак танылуыбыз белән горурланабыз. Бүген Россия - космик эзләнүләр өлкәсендә лидерларның берсе.

Дөнья тарихын билгеләгән күп кенә ачышларның Татарстан җирендә башкарылганын аеруча билгеләп үтәсе килә. Космик өлкәнең беренче галимнәре барлыкка китергән традицияләрне космик системаларны, уникаль технологияләрне эшләүдә катнашучы республикабызның техник югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр дәвам итә. Татарстан предприятиеләре дә иң югары ышаныч яулаганнар, чөнки космик ракеталарның мөһим компонентларын әзерләү буенча дәүләт заказлары нәкъ менә аларга тапшырылган.

Безнең республика космик технологияләрне Федераль космик программа һәм "Глобаль навигацион иярчен системасы" Федераль максатчан программасында беренчеләрдән булып куллана башлады. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе - М7 автоюлында коткару хезмәте эшенең нәтиҗәлелеге артуы, тирә-як мохитнең халәтен һәм аграр сектор, елга акваторияләре, эре сәнәгать районнарындагы вәзгыятьне күзәтү мөмкинлеге.

Дәүләтнең космос өлкәсенә игътибары арткан саен космонавтика үсешенә керткән Татарстан өлеше дә артачак. Татарстан Республикасы гражданнарын әлеге матур бәйрәм белән тәбриклим! Яңадан-яңа хезмәт һәм иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек телим", - диелә котлауда.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International