Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Россия Саклык банкының Татарстан бүлекчәсе коллективына яңа идарәчене тәкъдим иттеләр
2010 елның 13 апреле, сишәмбе
Бүген Россия Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлекчәсе коллективына яңа идарәче тәкъдим ителде. Ул - 36-яшьлек Рушан Сәхбиев. Моңа кадәр ул Россия Саклык банкының Көнбатыш Себер банкы идарә рәисе урынбасары булып эшләде. Быел үзенең 75-яшьлеген билгеләп үтүче һәм банкны 1988 елдан бирле җитәкләгән Геннадий Захаров лаеклы ялга китте.
Яңа идарәчене Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Саклык банкы президенты һәм банкның идарә рәисе Герман Греф тәкъдим иттеләр.
Тантанада шулай ук Геннадий Захаров та катнашты. Аңа Россия Саклык банкының Татарстандагы бүлекчәсе башлыгы киңәшчесе булырга тәкъдим ителде.
"Татарстан туплаган тәҗрибәне берничек тә югалтырга ярамый", - диде Герман Греф һәм Геннадий Захаровка Россия Саклык банкы җитәкчелеге исеменнән мактаулы грамота тапшырды.
Үзенең чыгышында Геннадий Захаров 20 ел эчендә җитештерү базасын оештыру буенча күп эш башкарылганын билгеләп үтте. Ул банкның элеккеге башлыгы Герман Грефка хезмәтен югары бәяләве өчен рәхмәтен җиткерде.
Яңа идарәче турында сөйләгәндә, Герман Греф Рушан Сәхбиевнең элеккеге эш урынында үзен яхшы яктан күрсәткәнен билгеләп үтте. Шуңа күрә аңа Россия Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлекчәсен җитәкләргә тәкъдим ителде.
Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа идарәчегә мөрәҗәгать итеп, шуны ассызыклады: "Сезнең җитди һәм әзер коллективка кереп китә алуыгызда шигебез юк. Сезгә безнең банкның алдынгылар сафында булуын һәм илдә әйдәп баручы позицияләрне саклавын телим".
Россия Саклык банкының "Татарстан банкы" бүлекчәсе коллективына мөрәҗәгать итеп, Герман Греф һәрбер хезмәткәрне үзенең эш вазифаларына җаваплы итеп карарга, һәрдаим камилләшергә һәм ирешелгән үрләрдә туктап калмаска чакырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз