Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Быел ике меңләп яшь гаилә махсус программа буенча тораклы булырга өмет итә ала
2010 елның 13 апреле, сишәмбе
“Россия гражданнарына – алып булырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2006 елдан бирле Татарстанда “2002-2010 елларга “Торак” федераль максатчан программасының “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасы гамәлгә ашырыла. Яшь гаиләләргә (2008 елның 1нче гыйнварыннан ир белән хатынга 35 яшькә кадәр яшь чиге куелган, шуңа кадәр – 30 яшь) дәүләттән торак алуга кире кайтару шарты куелмаган субсидия (социаль түләү, ягъни бушлай) бирелә.
Аерым алганда, быел I квартал бәяләре һәм мәгълүматлары буенча, республикада шушы программа нигезендә, базардагы уртача бәяләр буенча, квадрат метрын 26,2 мең сум исәбеннән торак алырга мөмкин, дөрес, моның өчен муниципаль берәмлектә кимендә 5 ел пропискада булуың да кирәк, әгәр башка урында теркәлеп тә теге яки бу муниципаль берәмлектә яшәгән һәм эшләгән очракта, соңгысында теркәлү мөмкинлеге юк түгел.
Норматив буенча ир белән хатын 42 кв. м торак алуга дәгъва итә ала, шуның 35 процентын, ягъни 385,14 мең сумын федераль үзәк каплый, ата яки ана һәм 1 балага да шуның кадәр үк мәйданда торак каралган, дәүләт 40 процентына, 440,16 мең сумлык субсидия бирә; алга таба федераль үзәк торак бәясенең шулай ук 40 процентын каплый: 1 балалы тулы гаиләгә 54 кв. м торак каралган һәм дәүләт 565,92 мең сумын түли, 2 балалылар 72 кв. м торакка дәгъва итә һәм 754,56 мең сум дәүләт акчасына өметләнә ала, 3 балалыларга 90 кв. м торак каралган, дәүләт 943,20 мең сум бирә, 4 балалы тулы гаиләгә исә 108 кв. м торак каралган һәм федераль үзәк 1131,84 мең сумлык бушлай субсидия бирә. Узган елны, мәсләлән, 2006-2009 елларга кабул ителгән “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча федераль үзәктән җәмгысе 29 муниципаль берәмлектәге 650 гаиләгә уртача 565,92 мең сумлык субсидия бирелгән.
Республикада шушы программаның дәүләт заказчысы сыйфатындагы ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының РФ субъектлары арасында Россия Региональ үсеш министрлыгы тарафыннан федераль ярдәмче программасын тормышка ашыруга үткәрелгән конкурс кысаларында эшне яхшы оештыруы нәтиҗәсендә, федераль бюджеттан Татарстанга былтыр 241,725 млн. сум акча җәлеп итеп булган (2006 елда – 100 млн. сум, 2007 елда – 260 млн. сум, 2008 елда – 315,847 млн сум.) һәм республика Россиянең башка субъектлары арасында беренче урынга чыккан. Җыеп кына әйткәндә, шушы ярдәмче программа буенча республиканың 33 муниципаль берәмлегеннән 5 меңнән күбрәк яшь гаиләсе тораклы булган, бушлай бирелгән субсидия суммасы – 2,41 млрд. сум һ.б.
Республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр вазифаларын башкаручы Марат Бариев шундый аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, 2010 елда 10108 яшь гаилә әлеге программа буенча тораклы булырга теләк белдергән, шушы көннәрдә Россия Региональ үсеш министрлыгында регионнарны финанслау турындагы карар имзаланырга тора, федераль бюджетның гомуми ярдәме 4,8 млрд. сум дип көтелә. Чынлыкта, быелга заявка биргән татарстанлыларның нибары 2 меңләбенә генә бәхет елмаер дип фаразлана. Алга таба шушы ярдәмче программаның РФ Хөкүмәте тарафыннан 2011-2015 елларга кабул ителүе көтелә, диде Марат Барыев.
Брифингта, шулай ук, ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин да катнашты һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз