Рөстәм Миңнеханов: “Химград” технополисы инфраструктурасын үстерергә кирәк”

2010 елның 18 апреле, якшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Химград” технополисында, беренче чиратта, инфраструктураны үстерүгә игътибар бирергә кирәк. Кичә республика башлыгы технополиска эш сәфәре нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә әлеге уңайдан тиешле күрсәтмәләр бирде.

Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” инженер-инновация үзәгендә булды. Бу бинада заманча энергия саклау технологияләренең барлык үрнәкләрен урнаштыру күздә тотыла. Хәзерге вакытта бина 50 метр тирәнлектән җир җылысын файдаланучы насослар кулланып җылытыла. Бинада шулай ук махсус яктырткычлар, диварларны җылыту технологияләре кулланыла.

ТР Президенты бинаны төзү эшләрен 26нчы майга кадәр төгәлләргә кушты, шул көннәрдә Казанда Россия төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин катнашында торак йортларны капиталь ремонтлау һәм торак-коммуналь хуҗалыгында энергия саклау технологияләрен куллану мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрү күздә тотыла. Бу вакытка Р.Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыгында яңа технологияләр куллану буенча барлык икътисади хисапларны әзерләргә кушты.

“ПластКомпозитМатериал” компаниясе заводында ул автокомпонентлар сәнәгатендә кулланылучы яңа пластмассалар производствосын карады.

Төрү пленкасы җитештерү буенча “Данафлекс” компаниясе заводы “Химград” территориясендә 2010 елның 1нче июлендә эшли башлаячак. Әлеге заводны сафка бастыргач, компания Россия базарындагы үз өлешен 12 проценттан 20 процентка кадәр арттырачак. “Роснано” проекты буенча производство төзелеше исә дәүләт корпорациясе ягыннан финанслау җитәрлек булмау аркасында тоткарлана. Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиегә һәртөрле ярдәм күрсәтергә кушты.

Республика Президентына шулай ук “Химград” территориясендә төзү күздә тотылган энергия саклаучы торак йорт проектын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу проектны хуплады.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов “Химград”ны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төп мәсьәлә - инфраструктураны үстерү. “Су, җылылык белән тәэмин итү, юллар төзүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһановка суга тарифларны киметү мөмкинлеген эзләргә кушты. “Техник суның бер кубометры 9 сум тора алмый, - диде руспублика башлыгы. – Без скважина төзи алыр идек, әмма аның куәте тулысынча файдаланылмаячак. Шунлыктан суны “Казаноргсинтез” су алу җайланмасыннан алсаң яхшырак булачак”.

“Химград” җитәкчесе Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, технополиста яңа суүткәргеч боҗраны төзү эшләрен төгәлләргә кирәк. Хәзерге торбалар кирәкле басымга чыдамый һәм суның күп югалуына китерә.

Рөстәм Миңнеханов технополисның транспорт инфраструктурасын яхшырту өчен “Химград” янындагы автобус паркын икенче урынга күчерергә, аның урынына зур паркинг һәм территориягә керү урыны төзергә тәкъдим итте. Моннан тыш, “Химград” эчендәге юлларны ремонтларга һәм яңадан төзергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика резидентлар өчен үз хисабына яңа биналар төземәячәк. “Без резидентларны җәлеп итү өчен бер модуль сафка бастырдык инде. Хәзер исә яңа биналар коммерция нигезендә төзелергә тиеш яки резидентлар булган биналарны яңадан җиһазлый ала”, - дип белдерде ул.

Республика башлыгы Альберт Кәримовка инфраструктураны үстерүгә басым ясап, “Химград”ны үстерүнең җентекле программасын әзерләргә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International