Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Равил Моратов: “Яшьләрнең уңышында ветераннарның өлеше зур”
2010 елның 19 апреле, дүшәмбе
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган Республика Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты пленумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
Үз чыгышында ул Татарстанда 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан барлык ветераннар да 2010 елның 1 маена кадәр торак белән тәэмин ителәчәге хакында белдерде. Ул шулай ук соңрак исәпкә баскан ветераннарның икенче категориясе ел ахырына кадәр фатир алачагын искәртте. Равил Моратовның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әлеге исемлектә 7252 кеше бар. “Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе бик тә мөһим. Без берәү дә игътибарсыз калмасын өчен муниципаль берәмлек органнары белән көндәлек эш алып барабыз”, - дип ассызыклады ул.
Равил Моратов республика алдында торган бурычларны хәл итүдә актив катнашканнары, Татарстанны үстерүгә керткән өлешләре өчен сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерде. Равил Моратовның сүзләренә караганда, алар балалар һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә гаять зур өлеш кертә. “Яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар биргәнегез өчен без сезгә бик тә рәхмәтле”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов.
Равил Моратов хәбәр иткәнчә, сугыш ветераннарының барысына да “Казаннан Берлингача” дигән документаль фильмның күчермәсе бүләк ителәчәк. Моннан тыш, әлеге фильм балалар аның белән таныша алсын өчен республиканың барлык мәктәпләренә таратылачак.
Яшьләрне әхлакый һәм хәрби-патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләләре хакында сөйләгәндә, Равил Моратов Татарстанда әлеге мәсьәләләргә җитди игътибар бирелүен һәм шактый акча бүленүен ассызыклады. Шул ук вакытта ул әлеге юнәлештә эш хәрби хезмәт ветераннарының актив катнашында оешкан төстә алып барылуын билгеләп үтте.
Үз чыгышының ахырында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгын лаеклы төстә каршылауларын теләде.
Утырышта Равил Моратов Республика сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитетына компьютер һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз