“Казан” аэропортын модернизацияләүнең I этабында кимендә 32 млн. АКШ доллары сарыф ителәчәк

2010 елның 20 апреле, сишәмбе
Татарстанның төп транспорт проектларының берсе саналган “Казан” халыкара аэропортын яңартып кору, ягъни модернизацияләү, Германиянең “Фрапорт АГ” компаниясе мастер-планы буенча, өч этаптан торачак: 2009 елның августыннан башланган беренче этабы 2011 ел азагына төгәлләнергә тиеш, икенче этабы 2012 ел ахырына кадәр, ләкин 2013 елның беренче кварталына тиклем дә барырга мөмкин, шуннан өченче этабы исә 2025 елда тәмамланыр дип ниятләнә.

2009 елның җәй ахырыннан бирле төзелә торган “1А Терминалы”, планда каралганча, 2011 елның октябрендә кулланылышка тапшырылгач, елына 1,2 млн. пассажир үткәрергә сәләтле булачак. Быелга төзелгән бизнес-планда 768 мең пассажирга хезмәт күрсәтү турында әйтелә. Әлеге терминалдан тыш, модернизацияләүнең беренче этапбында очкыч бортында тукландыруга ризык әзерләнәчәк цех бинасы, өсте ябык һәм күп катлы автомобиль кую урыны, авиация-диспетчерлык хезмәте бинасы, үзәк янгынчылык һәм һәлакәттән коткару станциясе бинасы төзү күздә тотыла. Боларның барысы өчен дә кимендә 32 млн. АКШ доллары күләмендә акча сарыф ителәчәк.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган брифингта “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, икенче этапта хәзер гамәлдә булган “1 нче Терминал”ны сүтеп алып, аның урынында 25485 кв.м мәйданда “1В Терминалы” салу каралган. Нәтиҗәдә, елына 2 млн. пассажир үткәреп җибәрергә мөмкин булачак. “Яңа терминал сәламәтлек саклау һәм куркынычсызлык буенча тиешле барлык системалар белән тәэмин ителәчәк. Гомумән, Татарстан шундый зур проектка алынган икән, ул инде Европа дәрәҗәсенә җиткереп башкарылачак”, - дип ышандыра генераль директор. Шулай ук 500 урынга исәпләнгән күп катлы автомобиль кую бинасы, кунакханә, VIP һәм бизнес-авиация өчен биналар, очкычларга техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү остаханәләре, йөк төяү-бушату комплексы, ягулык салу комплексы һ.б. биналар төзеләчәк. Шундый күләмле эшкә күпме акча тотыласы әлегә төгәл билгеле түгел, ди А.Старостин.

Өченче этап турында исә “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ башлыгы хәзергә бары тик 2013 елның башында булачак эшләр турында гына әйтә ала. Аның шәрехләвенчә, 30 мең кв.м мәйданда төзеләчәк “3 Терминал” елына тагын 2 млн. пассажир үткәрә алачак, нәтиҗәдә, республиканың төп һава “капкасы” елына 5,2 млн. пассажир үткәрергә сәләтле булачак.

Моңа кадәр тиңе булмаган шушы проектның заказчысы – “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ, проектның мастер-планы авторы - Германиянең “Фрапорт АГ” компаниясе, генераль проектлаучы – “Казанский Гипронииавиапром” ЯАҖ белән берлектә “Энергопроект” ҖЧҖ, подрядчысы – “Монотек Иншаат ве Тиджарет Аноним Ширкети” (Төркия).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International