Татарстанда юллар начар каралу аркасында юл-транспорт һәлакәтләре саны 1,5 мәртәбә арткан

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “ТРда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм алар китергән зыянны киметү буенча өстәмә чаралар турында” ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы узды.

Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты, Хөкүмәт Аппаратлары бүлекчәләре җитәкчеләре, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Төп доклад белән ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгыш ясады. Министр ассызыклап узганча, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә комплекслы караш авариялелек белән бәйле гомуми күрсәткечләрдә уңай динамикага ирештергән. “Тулаем алганда, Татарстан юлларында вәзгыять тотрыклы – юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар саны күпкә кимеде. 18 муниципаль районда аварияләрнең һәм алар китергән зыянның кимүе күзәтелә”, - дип белдерде ул.

Артем Хохорин әйтүенчә, һәр өченче юл һәлакәтендә юл челтәренең начар сыйфаты сәбәп булган. Ул, шулай ук, җәяүлеләр һәм исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны артуын билгеләп узды. Министр юлларның тиешенчә яктыртылмавы һәм җәяүлеләр кичү урыннары булмавы, районнарда юл хәрәкәтен оештыру проектларының җиренә җиткереп эшләнмәве проблемасына да тукталды.

Артем Хохорин билгеләп үткәнчә, “2013-2020 нче елларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру” федераль максатчан программасы нигезендә кайбер муниципаль районнар җирле һәм югарырак бюджетлардан бергәләп финанслау мөмкинлеген тулысынча эшкә җикми. Министр әнә шундый районнардан Әтнә, Минзәлә, Мөслим, Теләче, Саба, Балтач, Актаныш кебекләрне санап узды. “Күп кенә муниципаль районнар бу мөмкинлектән файдалана һәм салынган акчадан икеләтә файда ала”, - дип белдерде министр.

Алга таба Артем Хохорин мәктәп автобуслары эшчәнлеге темасына тукталды. Аның докладыннан аңлашылганча, көн саен һәр унынчы автобус тизлек режимын контрольдә тотудан читтә кала. Әйтик, 1-8 декабрь көннәрендә Биектау районында 19 автобусның 15е, Мамадышта 23 автобусның 17се, Менделеевскида барлык 5 автобус та системада күренмәгән. Министр бүгенге көндә өстәмә белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларны ташу өчен каралган 66 автобусның ГЛОНАСС системасына тоташтырылмавы турында да әйтте.

ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов күзәтү системасы белән җиһазланмау проблемасының, башлыча, программадан соң алынган автобусларга кагылуын шәрехләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов ничә елдан бирле бу мәсьәләдә тәртип булмавын кискен тәнкыйтьләде, ваемсызлык күрсәткән түрәләрне шелтәләде. Алга таба “контрольсез” автобусларның рейска чыгарга тиеш түгеллегенә басым ясады.

Артем Хохорин докладын дәвам итеп, шәһәр һәм район торак пунктларында юл хәрәкәтен оештыру проектларын булдыру мәсьәләсе берничә ел кузгатылуын билгеләп узды. Күп кенә районнарда ул бик аз урамнарны гына колачлый, проектлар бөтенләй булмаган муниципалитетлар да бар. “Кара” исемлектә – Әлки, Әтнә, Питрәч, Ютазы районнары.

Министр авария булу куркынычы зур булган урыннарда ясалма тигезсезлекләр булдыру, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарын төзү әһәмиятенә басым ясады. Аның әйтүенчә, кайбер районнарда моңа батараф мөнәсәбәт сизелә.

Артем Хохорин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләттерү мәсьәләсенә тукталды. Башкарма производствода 2 млн 200 меңнән артык карар ята, аларның 1 млн 700 меңе мәҗбүри түләттерүгә каралган. Аның әйтүенчә, Баулы, Спас районнарында әҗәтлеләр аеруча күп. Министр бурычы күп җыелганнардан штрафларны түләттерү өчен чарасын күрү мөһимлеген шәрехләде. Республикада яшәүчеләрне штрафлары турында электрон почта аша хәбәрдар итү мәсьәләсен дә билгеләп узды. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, штрафлар буенча автотүләү системасын кертергә кирәк. Бу закон бозучының да тормышын җиңеләйтәчәк, дип саный ул. “Транспорт белән идарә итү культурасына, куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибар юнәлтергә кирәк. Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарын яктырту, тизлекне киметү чаралары контрольдә булырга тиеш. Әлегә район һәм шәһәрләрнең бу мәсьәләгә мөнәсәбәте төрлечә. Безгә әле эшлисе дә эшлисе. Юлларда дисциплина бик катгый булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Президент муниципаль берәмлек башлыкларына.

Утырышта, шулай ук, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов чыгыш ясады. Юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле вәзгыять начар булган Баулы, Минзәлә районнары башлыклары хисап тотты. Әлеге районнарның икесендә дә, 2014 нче ел белән чагыштырганда, агымдагы елның 11 ае буенча, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда һәлак булган, имгәнгән кешеләр саны арткан.

Илдар Халиков утырышны тәмамлап, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру юнәлешендә җитди эш башкарган район һәм шәһәрләргә рәхмәтен җиткерде. “Соңгы елларда быел әлегә иң яхшы динамика күзәтелә. 2016 нчы елда һәлакәтләр саны тагы да кимер дип ышанабыз”, - диде ул. Премьер-министр “Халык инспекторы” системасына мөрәҗәгатьләр юллаучыларны бүләкләргә тәкъдим кертте. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә халыктан хокук бозулар турында 40 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән. Рөстәм Миңнеханов Илдар Халиковның бу фикере белән килеште, закон бозу очраклары турында хәбәр итеп, халыкның тәртип урнаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International