ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа министр тәкъдим ителде

2010 елның 23 апреле, җомга

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Николай Никифоровны тәкъдим итте. Элек ул республиканың Мәгълүмат технологияләре үзәген җитәкләгән.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазыйфаларын үтәүче Николай Никифоров – республика җитәкчелегендә иң яшь вице-премьер, президент кадрлар резервының беренче йөзлегенә кергән вәкил. 27 яшьлек Никифоров Казанда туган, Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Элек “Казан порталы” компаниясе директорының урынбасары, “Заманча интернет-технологияләр” ААҖнең генераль директоры урынбасары булып эшләгән. Яңа вазыйфага билгеләгәнче ТР Премьер-министрының мәгълүмат технологияләре буенча киңәшчесе – “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге ” ДУ генераль директоры булган.

Илдар Халиков республика җитәкчелегенең яңа буын менеджерлар вәкиленә мондый югары эш урынын ышану инициативасын югары бәяләде. “Яшь, профессиональ кешеләрне күреп ала белә торган җитәкчеләр булу мөһим, - дип билгеләп үтте Премьер. - Әгәр алар булмаса, кайчандыр Минтимер Шәймиев 28 яшендә мелиорация министры, ә мин 29 яшьтә “КамАЗ”ның финанс директоры булмас идем.

ТР Премьер-министры үз чыгышында 2005 елдан башлап Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын җитәкләгән Фәрит Фазылҗановның уңышлары турында белдерде. “Ул мәгълүмат технологияләре һәм элемтә өлкәсендә Татарстан Республикасының Россиядә лидер-төбәк буларак абруе формалашсын өчен күп эш башкарды, - дип ассызыклады Илдар Халиков. - Безнең бурыч – республиканың һәр министрлыгы Россия Федерациясендә лидер булсын өчен тырышып эшләү. Сезнең коллектив мондый югары дәрәҗәгә иреште инде. Шуңа күрә бу дәрәҗәдә калу һәм алга бару кыенрак булачак”. Моның белән бәйле рәвештә Премьер Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының яңа җитәкчесенә җаваплы вазыйфада уңышлар һәм киләчәккә карап эшләвен теләде.

"Таттелеком" Директорлар Советының яңа составына сайланган Фәрит Фазылҗанов Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективы белән бергәләп башкарылган зур эшләр булу сәбәпле, министр вазыйфасыннан китәргә оят түгел диде. “Бүген Николай Анатольевичка безнең тармакта урнашкан традицияләрне уңышлы дәвам итәргә ярдәм итү мөһим, - дип белдерде экс-министр. – Мин үз вазыйфама республика халкына хезмәт итәргә килдем – бу дәүләт хезмәткәренең төп бурычы. Бу хакта бер кайчан да онытырга ярамый”.

Николай Никифоров журналистларга биргән интервьюсында экс-министрның тәҗрибәсе кирәк булачак дип белдерде. “Фәрит Фазылҗанов – җитди стажлы менеджер. Аның бу өлкәдә республиканың эре предприятиеләрендә, дәүләт хезмәтендә эш тәҗрибәсе бар. Без эшлекле элемтәдә булу һәм хезмәттәшлек итү турында килештек”, - диде министрлык җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International