Татарстан Президенты “Талантларны ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көнендә катнашты

2015 елның 18 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантларны ачу” II махсуслаштырылган форумының икенче көне кысаларында узган пленар сессиядә катнашты. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үткән чарада, иң элек, ул яшьләр һәм аларның остазларының проект иҗатының тренинг-класс, талантлар лабораториясе, фәнни эзләнүләр чемпионаты кебек мәйданчыклары белән танышты.

Чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, министрлык җитәкчеләре, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, югары уку йортлары ректорлары, Россия төбәкләреннән икътисадта сыйфатлы алгарыш ясау максатларында яшьләрнең потенциалын үстерү белән кызыксынган алдынгы компания җитәкчеләре, экспертлары һәм башкалар катнашты.

Пленар сессияне “WorldSkills-Россия” берлеге” агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов ачып җибәрде. “Хәзерге вакытта Татарстан үрнәге – Россия өчен шактый уникаль тәҗрибә. Республикада иҗатчылар барлау юнәлешендә максатчан хәрәкәт бар. Аларның хәзер булмаса, 5-6 елдан икътисадка өстәмә кыйммәт китерәчәгенә, икътисадның әһәмиятле тармагын формалаштырачагына өмет баглана”, - диде Роберт Уразов һәм яңа тармаклар барлыкка килгәндә, аларда әйдәп баручы рольне стандарт операцияләр башкаручы һәм иҗатчылар булган кешеләр уйнавын билгеләп узды.

Алга таба “2015-2020 нче елларда Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышу булды. “Казан ачык талантлар университеты” оешмасы башкаручы директоры Айдар Акмалов программаны гамәлгә ашыру барышы турында бәян итте.

“Талантлар университеты ул – яшьләр, аларның остазлары һәм эш белән тәэмин итүчеләр, шулай ук, фән, бизнес һәм иҗат арасында хезмәттәшлек провайдеры. Университет яшьләргә иҗат өчен шартлар тудыра һәм бизнесның икътисад белән диалогында лаеклы эшкә перспектива бирә”, - диде Айдар Акмалов. Аның әйтүенчә, дәүләт программасы кысаларында Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар – талантлы яшь белгечләр белән дә тыгыз элемтә корыла. Ел дәвамында алар тарафыннан онлайн-режимда күпсанлы мастер-класслр уздырылган. Бер ел эчендә Россиянең 20 төбәгеннән педагогика, фәлсәфә, психология, социология, медицина өлкәләрендә галимнәр талантлар белән идарә мәсьәләләре буенча тикшеренү эшенә җәлеп ителгән. Республикада 100 гә якын чара үткәрелгән. 300 дән артык кеше “Талантлар университеты” мәйданында стажировка узган. Университетта Россиянең эре югары уку йортлары һәм предприятиеләреннән 300 дән артык эксперт актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов фикер алышуларга йомгак ясап: “Без “Талантлар университеты”н булдыру эшенә бик озак бардык, төрле юллар эзләдек. Мөгаен, аны булдырганчы, шушы юлны узарга тиеш булганбыздыр инде”, - диде. Ул менә инде 10 ел мәгарифне реформалау юнәлешендә эш алып барылуын билгеләп узды. “IT-юнәлеш популярлаштырыла, инженер фәннәренә мәхәббәтне кайтару өчен, онытылган техник түгәрәкләр эшли башлады. Моның өчен барлык алшартлар бар, махсус уку йортлары да, авиация комплексы үсеше юнәлешендә эшләүче предприятиеләр дә бар. Проектка ихтыяҗ булуына бик сөенәм. Безнең проблема шунда иде: моңа кадәр без ниндидер бер мәктәп, университет кысаларында гына кайнаштык. Ә бу платформа безнең белән эшләргә, башка төбәкләрдәге яшь белгечләр белән тәҗрибә алмашырга теләүчеләргә капка ача”, - дип ассызыклады Президент.

Республика башлыгы университетлар базаларында махсуслаштырылган лицейлар ачылуын шәрехләп үтте. Аның әйтүенчә, “Иннополис” университеты базасында гыйнвардан математика лицеена балалар тупланачак. Президент ресрус үзәкләрен булдыру юнәлешендә дә эш дәвам иттереләчәген әйтте.

“Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты булуын белгәч, моның бик әһәмиятле булуын аңладык. Моңарчы бит безнең илдә эшче һөнәрләрнең беркемгә кирәге юк иде. Бу шулкадәр мөһим ки, хәтта Олимпия уеннарына караганда да. Дәүләтнең киләчәге безнең кемне тәрбияләүдән тора. Балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә көндәлек тыгыз эш алып барырга кирәк, - дип, Р. Миңнеханов ата-аналарның баласының кайсы якка булдыклылыгы, сәләте булуын тоеп, чарасын күрергә тиешлегенә басым ясады. – Баланың отличник булуы ул әле берни турында да сөйләми. Ятлап бишлегә укучылар да күп. Иң мөһиме, анда лидерлык сыйфатларын үстерергә кирәк. Баланың яхшы төп белем алып, университетка кадәр үз потенциалын лицейда киңәйтүе мөһим. Без зиһен, хәйләкәрлек, яңа технологияләр белән алдырырга тиешбез. Шул вакытта, һичшиксез, алдынгы булачакбыз. Әмма моның өчен көн саен тырышып эшләргә кирәк”.

Форум 5 мәйданчыкта уза, аның беренче көне нәтиҗәләре буенча, анда 4 меңнән артык кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International