Татарстан җитәкчеләре Габдулла Тукайның сквердагы һәйкәленә чәчәкләр салды

2010 елның 26 апреле, дүшәмбе
Бүген Казанда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен – Туган тел көнен зурлап билгеләп үтәләр. Көн дәвамында төрле мәдәни чаралар, шигырь бәйрәмнәре уза.

Бүген иртән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәсендә Туган тел көненең Татарстанда яшәүче барлык халыкларның бәйрәме булуын билгеләп үтте. Татарстанда Президент, Дәүләт Советы, Хөкүмәт тарафыннан алып барыла торган телне саклау, тел белән горурлану, туган телне ата-бабалардан яшь буынга калдыру белән бәйле эшнең азаккы елларда шактый яңа дәрәҗәгә менүен белдерде.

“Менә инде ничә еллар 26нчы апрельдә шушы һәйкәл янына килеп, без үзебез горурлана торган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен искә алабыз”, - диде ул.

“Монда җитәкчеләр дә, сәясәтчеләр дә, язучылар һәм шагыйрьләр дә килә. Тукай зур хөрмәткә лаек. Ул шагыйрь дә, мәгърифәтче дә. Аның күп кенә фикерләренә гаҗәпләнәсең. Яшьләй үлеп китсә дә, Тукай яшьтән халык, телне саклау, аның халыкны берләштерүе турында алга карап фикер йөрткән. Шагыйрьнең бу фикерләре бүген генә түгел, киләчәктә дә яшәячәгенә иманым камил”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы бүген иртән татарстанлыларны Туган тел көне белән тәбрикләде. “Татарстаныбызда йөздән артык милләт вәкиле яши, һәркем үз телен яратып, аның белән горурланып, аны сакларга тырыша. Татарстан Халыклары ассамблеясе җитәкчесе дә буларак, мин телгә кагылышлы проблемаларны һәм аны саклау юнәлешендә алып барылган эшне эчтән беләм, күрәм һәм аңлыйм. Бездә әзербәйҗаннар да, якутлар да, төрекмәннәр да бар. Ассамблеяга килгәч, без барыбыз да ана телендә сөйләшәбез дип килештек. Төрле милләт вәкилләренең үз ана телендә аралашуын ишеткәч, җанга рәхәт була”, - дип билгеләп үтте спикер, кабат олы бәйрәм – Туган тел көне белән тәбрикләп
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International