Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенһагенда берничә очрашу үткәрде

2010 елның 27 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенһагенда берничә очрашу үткәрде.

Исегезгә төшерәбез: Рөстәм Миңнеханов Дания башкаласы Копенһаген шәһәренә Россия Президенты Дмитрий Медведев делегациясе белән бергә килде. Дмитрий Медведев Дания корольлегенә эшлекле сәфәр кыла.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итүенчә, бүген Рөстәм Миңнеханов “Rockwool” компанияләр төркеме президенты Элко Ван Һилл белән очрашты. Сүз “Алабуга” ирекле икътисадый зонасында яңа җитештерү төзелеше турында барды.

Элко Ван Һилл яңа завод төзелешенең бик тиздән башланачагын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, 2010 елның июнендә ул, төзелеш мәйданчыгын карар өчен, Татарстанга килергә ниятли.

Исегезгә төшерәбез: “Rockwool” компаниясе заводы җылы саклый торган материаллар җитештерүе белән шөгыльләнәчәк.

Бүген Татарстан Президенты “Haldor Topsoe” компаниясе җитәкчелеге белән дә очрашты. Компания Россиянең сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Татарстанда ул нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары Комплексы, Менделеевск шәһәрендәге аммиак, метанол һәм грануллаштырылган карбамид комплексы проектларында катнаша.

Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне җәелдерергә тәкъдим итте. Ул Казан дәүләт технология университетының берничә көн элек милли эзләнү университеты статусын алганын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Казан фән мәктәбенең казанышларын яңа җиһазларны уйлап табу эшендә файдаланырга мөмкин.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, шулай ук, Рөстәм Миңнехановның Россия делегациясе составында Дания Королевасы Маргрете II һәм Дания Премьер-министры Ларс Расмуссен оештырган махсус мәҗлестә катнашачагын хәбәр итте. Моннан кала, Татарстан Президенты Даниянең эшлекле даирәләре белән очрашачак һәм Россия-Дания эшлекле форумында катнашачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International