Рөстәм Миңнеханов иң яхшы ТР спортчыларын бүләкләде

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел спортчысы-2015» чарасы кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы спортчыларын бүләкләде. Чара  «Корстон» КСККда узды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казан тагын бер мәртәбә үзенең Россиянең спорт башкаласы икәнен раслады һәм бүген зур масштаблы, шул исәптән Олимпиада уздырырга да әзер икәнен күрсәтте. 

«Безнең спортчыларыбыз, остазларыбыз, иң мөһиме, дусларыбыз бар. Кичә генә без телевизордан күргән кешеләр бүген безнең республикада эшли. Илебездә иң яхшылардан булган физик культура һәм спорт академиябез бар. Болар бар да бер көн эчендә генә пәйда булмады, болар – тырыш хезмәт һәм түземлек нәтиҗәләре», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, куелган бурычларны гамәлгә ашыру республика предприятиеләре ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. «Без куәтле инфраструктура кордык: Татарстанда боз сарайлары гына да 40тан артык. Нефтьчеләребез гаять зур ярдәм күрсәтә», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Республикада, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, футбол, хоккей, волейбол, стендта ату, су спорт төрләре, автомобиль спорты һәм башка бик күп спорт төрләре үсеш ала.

«Татарстан спорт объектларына акча кертә. Бу юнәлештә эш бармаган бер генә район да юк. Бу – системалы эш. Мин һәрберегезгә спорт үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бүген без республикабыз өчен генә түгел, Россия спорты өчен дә зур тырышлык куябыз», - диде ул. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов 2015 елның иң яхшы Татарстан спортчыларын бүләкләде. Шулар арасында: Стендта ату буенча Олимпия уеннарының бронза призеры, РФнең атказанган спорт мастеры Василий Мосин һәм синхрон йөзү буенча дөнья чемпионкасы Лилия Низамова.

Чара азагында Рөстәм Миңнехановка FINA су спорт төрләре дөнья чемпионатын уңышлы уздырган, Бөтенроссия йөзү федерациясе белән уңышлы хезмәттәшлек иткән һәм йөзүне популярлаштыруга шәхси өлеш керткән өчен Рәхмәт тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International