Бүген Казанда “Сөембикә” тоннель казу комплексы эшләтеп җибәрелде, ул булачак “Имәнлек” станциясеннән “Җиңү проспекты” станциясенә кадәр тоннель үткәрәчәк. Машинаны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Метро төзүчеләр тоннель казу эшләрен 2016 елның мартына төгәлләргә планлаштыра. “Моның өчен безгә бөтен шартлар да булдырылган. Эшне тизрәк төгәлләү өчен без хәтта бәйрәмнәрдә дә туктамаячакбыз”, - дип үзләренең планнары белән уртаклашты “Казметрострой” ААҖ директоры Марат Рәхимов.
Марат Рәхимов метрополитенның икенче линиясен проектлаштыру планнары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, икенче линия “Имәнлек” станциясеннән Фучик урамына кадәр булачак, һәм беренче линиянең “Яшьлек” станциясенә кадәр җитәчәк. Бу планнарны тормышка ашыру өчен барлык тоннель комплекслары әзер, проектлаучылар тиешле документларны биргәннән соң, эшне башларга мөмкин булачак, дип өстәде ул.