Рөстәм Миңнеханов: “Яңа аэропорт Бөгелмәгә инвестицияләр җәлеп итүдә өстенлекләр бирәчәк”

2010 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе
Бөгелмәнең яңартылган аэропорты шәһәргә инвестицияләр җәлеп итүдә өстенлекләр бирәчәк, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бүген аэровокзалның яңа бинасын ачу тантанасында ул әнә шул хакта белдерде.

Аэровокзалның яңа бинасын төзү эшләре “Ак Барс” холдингы составында “Ак Барс Аэро” ААҖен үстерү кысаларында гамәлгә ашырылган. Нибары ел ярым вакыт эчендә 960 квадрат метр мәйданны биләгән һәм сәгатенә 40 кешене үткәрү мөмкинлегенә ия заманча ике катлы бина сафка баскан. Авиакомпания генераль директоры Петр Трубаевның сүзләренә караганда, аэропорт 500 мең кеше яшәгән территориягә хезмәт күрсәтергә сәләтле. “Ак Барс Аэро” ААҖ яңа аэровокзал ярдәмендә Бөгелмә аэропортына Әлмәт, Зәй һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә җәлеп итәргә ниятли.

Авиакомпаниянең (моңарчы ул “Бөгелмә авиалинияләре” дип атала иде) самолетлар паркын яңарту өчен “Ак Барс Аэро” Канададан биш “Bombardier CRJ-200“ очкычы сатып алган. Әлеге машианалар мораль һәм физик яктан искергән Як-40 самолетлары паркын алыштырачак. Канада самолетлары 2003 елда ук эшләп чыгарылган булса да, алар эксплуатация характеристикалары белән иске Як-40 очкычларыннан күпкә өстен тора. Канададан ике самолет кайтартылды инде, бүген аларның берсен Татарстан Президентына күрсәттеләр.

Аэровокзалның яңа бинасын ачып, Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзында 4000 аэропорт булуын, хәзерге вакытта аларның 10 мәртәбә кимүен билгеләп үтте. “Республикада өч зур аэропорт бар. Казан аэропортында Универсиада уңаеннан киң колачлы реконструкция эшләре алып барыла, Чаллының “Бигеш” аэропортына “КамАЗ” ААҖ кураторлык итә”, - дип искәртте Р.Миңнеханов.

“Бөгелмә аэропорты 90 нчы еллар башында кыен хәлдә калды. Башта аэропортны саклап калу социаль проект төсен алды – эш урыннарын саклап калырга кирәк иде. Әмма “Ак Барс банкы” холдинг компаниясе белән берлектә аэропортны яңарту мәсьәләсен стратегик нигездә хәл итте. Бүгенге көндә ул уңышлы коммерция проекты”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

“Яңа аэровокзал белән бергә очучыларны укыту, вертолетларга хезмәт күрсәтү системасы барлыкка килде, “Bombardier“ маркалы яңа самолетлар сатып алынды. “Ак Барс Аэро” республикада гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә пассажирларга хезмәт күрсәтүдә үзенә лаеклы урынны алачак, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Авиакомпаниянең уңышлы эшләячәгенә бернинди шигем дә юк”.

“Ак Барс Аэро” проектының уңышлы гамәлгә ашырылуына шатмын, чөнки теләсә кайсы территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеге инфраструктурага бәйле. Аэропорт – шуның иң җитди состав өлеше. Бөгелмәдә мондый аэропорның булуы бирегә инвестицияләр җәлеп итүдә зур өстенлекләр бирә”, - дип белдерде Президент.

“Ак Барс банкы”ның Директорлар советы рәисе Робер Мусин хәбәр иткәнчә, Бөгелмәнең 10 ветераны “Ак Барс” холдинг компаниясеннән махсус сертификатлар алачак. Бу исә аларга “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе хезмәтләреннән бушлай файдалану мөмкинлеген бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International