Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТКХ (Торак - коммуналь хуҗалыгы) мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.
ТР Премьер-министры ассызыклаганча, күп позицияләр буенча Татарстан уңай күрсәткечләр бирә. “Кайбер юнәлешләр буенча, мәсәлән, кулланылган электр энергиясенә түләү буенча республика РФдә 1 урынга чыкты. Шуңа карамастан, газ өчен түләү буенча кайбер муниципаль берәмлекләрдә җитди проблемалар бар”,- диде ул.
Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җентекләбрәк сөйләде. Быелгы елның 11 ае өчен ТР да торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр җыемы 9,2% тәшкил иткән, бу узган елның шул чорына караганда 0,2% ка түбәнрәк.
“Соңгы 5 елда безнең һәрвакыт җыемнар буенча яхшы күрсәткечләр генә булды. Начар күрсәткечләр булмады. Игътибар итегез, кайбер районнарда, мәсәлән, Азнакай, Чирмешән, Югары Ослан районнарында җитди проблемалар бар”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
Үзенең докладын дәвам итеп, Алексей Фролов, 2015 елның 1 декабренә ТРда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләре өчен гомуми бурычлары 4 млрд. 745 млн. сум тәшкил итте, дип билгеләде.
Бурычларны түләтү буенча суд приставлары актив эшли. Алексей Фролов сүзләренчә, 2015 елның 18 декабренә Федераль суд приставлары хезмәтендә 2 млрд. 282 млн. сумга 49 мең 167 башкарма документ буенча эш үтәлгән.
Илдар Халиков район җитәкчеләренә түләүләрне төгәл күзәтергә һәм бурычларны җыю буенча эшләрне активлаштырырга кушты.