Татарстан Президенты: Депутатларыбыздан даими ярдәм тоеп яшибез

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзалары белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, бөтен авырлыкларга да карамастан, бу елны Татарстан лаеклы тәмамлый. "Ел ахырына сәнәгать продукциясе индексын тарттырдык. Төрле программалар гамәлгә ашырыла: республика һәм федераль акчаларны җәлеп итеп ашырыла. Бу өлкәдә безнең Мәскәүдәге вәкилләребез тармак министрлыклары белән берлектә зур эш башкара", - дип ассызыклады ул. 

ТР Президенты сүзләренчә, Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советында Татарстаннан вәкилләр күп. "Без сезнең белән сәбәп чыкса очрашабыз, сезгә законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр буенча мөрәҗәгать итәбез. Әйтәсем килә, без сезнең ярдәмегезне тоеп яшибез. Республикабыз ихтыяҗына мондый уңай режимда эш алга таба да дәвам итер дип өметләнәбез", = дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Фәрид Мөхәммәтшин искәрткәнчә, мондый очрашулар инде 3 ел дәвам итә. "Безнең өчен төп бурыч үзгәрми - барлык федераль һәм максатчан программаларда катнашу, шулай ук республикабыз территориясенә зур күләмдә чараларны җәлеп итү. Шул вакыт эчендә без эш төркемнәре оештырдык, алар составына Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Собраниесе Федерация Советының теге яисә бу комитеты әгъзалары керде. Тармак министрлыклары, үз чиратларында, Мәскәүдә эшләү өчен урындасарны билгеләде", - диде ул. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, "Татнефть" компаниясе белән югары үзле нефтьне чыгаруга ярдәм мәсьәләсен, бу өлкәдә уңай карарлар кабул ителсен өчен, алга таба этәреп булды. Шулай ук республика инициативасы буенча закон чыгару өлкәсендә дә бик зур эш башкарылды. 

Фәрид Мөхәммәтшин теләкләрне дә җиткерде. Региннар ихтыяҗларына кагылучы яисә Татарстан Республикасыннан закон чыгару инициативаларын контрольдә тоту һәм алга этәрү. Шулай ук федераль законнарны кабул итүгә аеруча игътибарлы булу һәм ТР керемнәре кимү яисә аның ихтыяҗларын кысырыклау мөмкинлеге булса, тиз арада җавап бирү. 

Ахырда Фәрид Мөхәммәтшин депутатларны сайлаучылар белән ныклы элемтәдә торырга өндәде. 

ТРннан закон чыгару инициативалары турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов сөйләде. Әйтик, махсус икътисадый зоналар турында закон беренче укылышта кабул ителгән, хәзерге вакытта РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән ныклы эш алып барыла. Шулай ук сәнәгать предприятиеләренең салым түләмәүләре өчен җаваплыкны арттыру турында закон проекты кертелде. Алкоголь базарын көйләүгә юнәлтелгән закон проектлары эшләнә. "Аларның берсе, салым кодексына бәйлесе беренче укылышта кабул ителде, без аны эшләп бетерәбез. Административ кодекска да үзгәрешләр эшләнә, алар контрафакт алкогольне җитештерү һәм сату өчен штрафларны үзгәртүгә юнәлдерелгән", - дип аңлатты депутат. 

Соңгы инициативаны Рөстәм Миңнеханов бик каты тәнкыйтьләде, һәм фальсификатлар белән штрафлар белән генә көрәшеп булмаганын ассызыклады. Әлеге хәлдән бердә-бер котылу юлы - җинаять җаваплылыгын кертү. 

"Алар бит кешеләрне үтерә, шуңа күрә җәза да тиешле булырга тиеш. Биредә бары тик җинаять җаваплылыгы гына булырга мөмкин. Без бу чирне штрафлар белән генә җиңә алмыйбыз. Аларны шунда ук төрмәгә җибәрергә кирәк. 10 кат штарфларны арттырсагыз да, аларны куркытып булмый: алардагы акча белән теләсә нинди штрафны түләп була", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул ассызыклаганча, ялган аракы җитештерүчеләрдән дәүләт казнасы да зыян күрә. "Һәр бутылкадагы акциздан гына алар 100әр сум акча эшли. Сез санап кына карагыз: һәр тартмадан 2 мең чыга. Никадәр акча дәүләттән китә. Миллирдлап криминаль структуралар кесәсенә эләгә, шул бандитларга. Бары җинаять җәзасы гына була ала", - дип кабатлады Татарстан Президенты. 

Алга таба докладлар белән ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International