Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать платасы әгъзалары белән очрашты

2015 елның 25 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать платасы әгъзалары белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада эшкуарлык өлкәсен үстерү буенча зур эш алып барыла. «Бу яктан Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы кайчак дәүләт хакимияте органнары көче җитмәгән бурычларны хәл итә», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, валюта базарындагы тотрыксызлык һәм Көнбатыш финансларын һәм технологияләрен алу мөмкинлеге булмау кайбер республика проектларын гамәлгә ашыруны акрынайта. Әмма Татарстанның бүгенге потенциалы үсешнең уңай динамикасын саклап калырга ярдәм итә, диде ул. 

«Без үткән ел дәрәҗәсен саклап кала алдык. Безнең барлык программалар тормышка ашты: без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек, Су спорт төрләре буенча ХVI дөнья чемпионатын уздырдык, күп кенә производстволарны эшләтеп җибәрдек, йөзләгән социаль объектлар төзедек. Эшне дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен Сәүдә-сәнәгать палатасы үзенә бер төрле фундамент булып тора. «Сез эшкуарларыбызның борчуларын һәм проблемаларын безгә җиткерергә тиеш. Без үз чиратыбызда аларны хәлебездән килгәнчә хәл итәргә тырышырбыз», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга һәм Татарстан Республикасы ССП җитәкчеләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.   

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International