Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты – ТАНЕКО заводында булу һәм яңа объектлар төзүнең барышы белән танышу.
Сәфәрендә аны «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озата йөрде.
Заводка килүгә үк Рөстәм Миңнеханов нафтаны җиңел һәм авыр фракциягә бүлү өчен билгеләнгән төзелеп килүче нафта сплиттер җайланмасын карады. Эшләр 2014 елның сентябрендә башланган, проект куәте елына 645 мең тонна продукция тәшкил итә. Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, бүген төп җайланманы монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләре тәмамланган, сынаулар алып барыла. Объектны файдалануга тапшыру вакыты – 2016 елның беренче кварталы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов атмосфера-вакуум нефть куу җайланмасы төзелеше белән танышты. Монда углеводород газы, тотрыксыз нафта, керосин, дизель һәм вакуум дизель фракциясе, вакуум газойль, гудрон чыгарылачак. Объект башлыгы сүзләренә караганда, җир эшләре тулысынча төгәлләнгән, җайланманы монтажлау 77%ка кадәр җиткән, җир асты торбаүткәргечләре 90%ка әзер. Тулысынча 2017 елда гамәлгә кертү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов караган соңгы объект – акрынайтылган кокслау җайланмасы, ул беренчел куу калдыкларыннан максатчыл нефть продуктлары җитештерүгә исәпләнә. Төзүчеләр 2013 елда эшкә керешкәннәр. Кузгатып җибәрү эшләре тәмамланган, сынаулар уздырылган һәм җайланмаларны һәм приборларны эшләтеп караганнар. Хәзерге вакытка энергия ресурсларын сак тоту буенча күрелгән чаралар даими тикшереп торыла.
Татарстан Республикасы Президенты объектның техник-эксплуатация характеристикасы белән бик җентекләп кызыксынды һәм проектны билгеләнгән срогында – 2016 елның мартында эшләп бетерергә кушты.