Владимир Путин Казанда Универсиаданың 7 яңа объектын ачты
2010 елның 5 мае, чәршәмбе
Бүген Казанда Россия Премьер-министры Владимир Путин 2013 елгы Универсиаданың 7 яңа спорт объекты ачылу турында белдерде. Хөкүмәт җитәкчесе «Ватан», «Триумф», «Бустан», «Акчарлак», «Төзүче», «Мәскәү» һәм «Мирас» спорт комплексларын ачты.
Спорт корылмалары “дистанцион” режимда ачылды. Сәхнә янында урнаштырылган 7 зур экран ярдәмендә турыдан–туры элемтәгә чиратлап һәр спорт объектын чыгардылар. Универсиада волонтерлары спорт колрылмаларынң әзер булуын белдерде, аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга объектларны ачарга команда бирүен сорап мөрәҗәгать итте. “2013 елда Казандагы XXVII җәйге Универсиаданың 7 спорт объектын ачык дип игълан итәм”, – диде Россия Премьер–министры.
Универсаль «Ватан» һәм «Триумф» спорт комплекслары 2013 елгы Универсиада кысаларында баскетбол буенча күнегүләр алып бару өчен билгеләнгән, анда бассейн (25х11 м), балалар бассейны (10х6 м), спорт зал (42х24 м), тренажер залы (12х12 м) һәм аэробика залы (12х12 м) бар. Комплекста спорт белән шөгыльләнү мәйданы, шулай ук медицина кабинеты, спортчылар бүлмәләре, медицина хезмәте күрсәтү, тренерлар составы, хезмәт күрсәтү персоналы, буфет, административ һәм инженер–техник персонал бүлмәләре дә бар.
«Ватан» Татарстан башкаласының Яңа Савин районында Чуйков һәм Бондаренко урамнары арасында урнашкан, объект территорисендә 351 җиңел автомобиль һәм 10 автобус кую урыннары каралган. «Триумф» комплексы Казанның Авиатөзелеш районында О.Кошевой, Побежимов һәм Годовиков урамнары чатында урнашкан, биредә шулай ук 256 җиңел автомобиль һәм 8 автобус өчен автостоянка каралган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.