Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Путин Казанда Универсиадага әзерлек эшләренең торышыннан канәгать
2010 елның 5 мае, чәршәмбе
Россия хөкүмәте рәисе Владимир Путин бүген Казанга сәфәре барышында Универсиада объектлары белән танышып чыкканнан соң, масштаблы халыкара ярышларга әзерлек эшләренең барышыннан канәгать булуын белдерде. Ул бу хакта Казан Кремлендә узган киңәшмәдә җиткерде. Хөкүмәт рәисе Универсиадага әзерлек эшләрендә федераль, төбәк һәм шәһәр хакимияте органнарының үзара ярдәмләшеп эшләвеннән дә канәгать калуын ассызыклады. Владимир Путин искәрткәнчә, бу ярдәмләшеп эшләү үзенең уңдырышлы нәтиҗәләрен бирә. Хөкүмәт рәисе сүзләренә караганда, Универсиадага яңа объектлар төзелешенең уртача бәясе 1 кв. метр өчен 30-32 мең сум тирәсе. Бу кулай күрсәткеч. Студентлар спорты ярышларына барлыгы 350 мең кв. метр мәйдан сафка бастырылачак. Аның белдерүенчә, Универсиадага әзерлек барышында масштаблы төзелеш эшләре кризис чорында республиканың төзелеш комплексы өчен зур ярдәм дә.
Владимир Путин Универсиадага әзерлек буенча калган вакыт эчендә төп ике моментка игътибар итәргә кирәк дип саный. Аның берсе- эш темпларын киметмәү, икенчесе- финансларны мөмкин кадәр бәрәкәтле тоту. Соңгысына ул киңәшмә баршында кат-кат тукталды. Киңәшмәдә спорт корылмалары сметаларының 2007 елгы бәяләр белән формалашуы искәртелеп, аларның бәяләрен индексацияләү буенча исәп-хисап ясау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Бу, бер яктан, ФИСУ ның яңа сафка басучы спорт корылмаларына карата техник һәм технологик таләпләрне катгыйландыруы белән бәйле. “Дөрес, без ФИСУ белән күп нәрсәләрне килештерергә тиеш. Тик корылмаларга таләпләрне артык куертырга ярамый”, - дип саный ул. РФ Премьер-министры алдан расланган бюджетка ничек тә сыешырга кирәк, дигән фикердә. Ә менә 2013 елгы Универсиада башкаласының транспорт инфраструктурасын үстерүгә акча җәлләргә ярамый, дип саный ул. Якынча исәпләүләр буенча, бу максатларга казнадан 10 млрд. сум финанслар каралган. Тик Путин, бу финанслар аз, өстәмә финанс чыганаклары эзләргә кирәк дип саный. Шул ук вакытта спортчылар әзерләү дә җитди игътибар сорый. Владимир Путин Универсиадага әзерлек эшләрендә федераль үзәк ярдәменә генә өметләнми, республиканың да җаваплылыкның сизелерлек өлешен үзенә алырга тиешлеген искәртеп, федераль үзәкнең ярдәмләшеп эшләү өчен һәрчак әзер булуын җиткерде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз