Хәрби маршлар тавышы астында трибуналар янына ветераннар утырган ретро-автомобильләр килеп туктады. Ветераннарны “Минем бабам белән парадта” акциясендә җиңүчеләр каршы алды һәм геройларны халык төркеме аша трибуналардагы мактаулы урыннарга озатты.
“Урал” машиналарында барлык төр гаскәрләрнең хәрбиләре мәйданга үтте. Хәрби форма кигән артистлар “Смуглянка” көенә табаннарыннан ут чыгарды. Шуннан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын, Җиңү байрагын алып чыктылар.
Татарстан Президенты чыгышыннан соң Меңьеллык мәйданында хәрби парад башланды.
Парадтан соң мәйданга сары киемнәрдән балалар чыкты. Алар “Тынычлык урамында” дигән театральләштерелгән композиция башкарды. Аннары кызлар һәм яшүсмерләр “Май вальсында” әйләнде.
Бәйрәмне концерт дәвам итте. Үзәк стадион янында балалар һәм яшьләр тематик мәйданчыклары эше оештырылган иде. Бәйрәм чаралары 22.00 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.