Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең рәсми делегациясе составында Төркия Республикасына китте. Делегацияне Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев җитәкли.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Россия делегациясе визитының рәсми программасы иртәгә Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Кәмал Ататөрекнең мемориаль комплексы белән танышу һәм мемориалга чәчәкләр салудан башланып китәчәк.
Шуннан соң Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл һәм Премьер-министр Рәҗәп Тайип Әрдоган белән сөйләшүләр планлаштырылган.
Россия һәм Төркия арасында сөйләшүләр үткәрү кысаларында берничә икътисади һәм сәяси документка кул кую, төбәкләрдәге проблемалар хакында фикер алышу күздә тотыла.
Барыннан да элек энергетика өлкәсендәге икътисади хезмәттәшлек, ике ил арасындагы виза режимын гамәлдән чыгару, куркынычсызлык проблемалары сөйләшүләрдәге төп мәсьәләләр булыр дип көтелә.
Россия-Төркия эшлекле форумында катнашу да планлаштырылган.
Форумда Татарстан Республикасы бизнес-бергәлеген “Татнефть” компаниясе һәм “Татнефть” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов тәкъдим итә.
Төркия Республикасына сәфәр барышында Россия делегациясе Төркия Парламентында булыр һәм Төркия Парламенты рәисе Мәхмәт Али Шаһин белән очрашыр дип көтелә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.