ТРда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә 8338 ветеран гаиләсе исәпләнә

2010 елның 12 мае, чәршәмбе
Торак шатларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затларның барысы да Җиңү бәйрәменә кадәр яңа фатирлы булды. Хәзер бурыч -торак шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан ветераннарны фатирлы итү. Ил күләмендә бу эшне агымдагы ел ахырына кадәр башкарып чыгу бурычы куела. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген Татарстанда бу исемлектә 8338 ветеран гаиләсе исәпләнә. Агымдагы елда ветераннарны торак белән тәэмин итү бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган видеокиңәшмәдә күтәрелгән төп темаларның берсе иде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, чиратта торган 8 меңнән артык ветеранның 6 меңнән артыгы хисап счетына субсидияләр күчерелү турында хәбәр алган. Бүгенге көндә ветераннарны фатирлы итү өчен федераль үзәктән республикага 5,2 млрд. сумлык субсидияләр инде килгән. Моннан тыш, узган елда файдаланылмый калган 568 млн. сум финанслар бар. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерүенчә, ел ахырына кадәр федераль үзәктән бу максатларга тагын 2 млрд. сумнан артык алыначак.

11 майга булган мәгълүматларга караганда, республикада фатир көтүче ветераннар реестрына кертелгәннәрнең яртысы белән килешүләр төзелгән. Шуның 637 се- ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе белән, 663 килешү ирекле торак базарында фатир сату-алу буенча төзелгзн. 2549 килешү ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды линиясе буенча төзелгән. Фондның башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, килешү төзегән ветеран гаиләләренең 2146 сы инде әзер йортлардан фатирлар сайлаган, 117 се- инде тораклы булган.

Премьер-министр Илдар Халиков ветераннар белән килешүләрне якын көннәрдә төзеп бетерү бурычын куйды. Бу - ел ахырына кадәр республикада күпме мәйданда торак төзеләсен планлаштыру өчен кирәк. Якынча мәгълүматлар буенча, ветераннар өчен 154 мең кв. метрга якын мәйданда торак төзергә кирәк булачак. Бүгенге көндә әле 5 муниципаль берәмлектә- Баулы, Нурлат, Лаеш, Питрәч районнарында һәм Чаллы шәһәрендә генә ветераннар белән килешүләр төзү тәмамланган. Тагын 7 се- Әгерҗе, Арча, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Казан шәһәрендә бу эш тәмамлану алдында. Казанда “Муниципаль торак программалары дирекциясе” аша үз торак программасы да гамәлгә ашырыла. Биредә гомуми мәйданы 34 мең кв. метр булган һәм 576 фатирга исәпләнгән 5 панель йорт төзелеше турында сүз бара. Инде ветераннар белән 140 килешү төзелгән.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 397 ветеран торак шартларын яхшырту өчен шәхси йорт төзелешен сайлаган.

Хөкүмәт рәисе белдерүенчә, күп фатирлы йортлардан фатирлар алырга теләгән ветераннар өчен әлегә Казаннан ерак булмаган Осиново бистәсендә, Түбән Камада һәм Алабугада әзер тораклар бар. Аларны ветераннарга тәкъдим итәргә кирәк. Теләгән бөтен кешегә дә фатирны Казаннан алу мөмкин түгел икәнлекне дә аңлату зарур. “Икенчел торак базарыннан фатир алу мөмкинлеге булганда, ветераннарга анда күчәргә булышырга кирәк. Икенчел базарда торак юк икән, яңаны төзергә кирәк. Төзелеш эшләре инде майдан да соңга калмый башланырга тиеш. Бу эшкә тәҗрибәле, уңай репутацияле подрядчыларны гына җәлеп итәргә кирәк ”, -ди Илдар Халиков.

Видеокиңәшмәдә төзелеш эшләрен вакытында финанслау мәсьәләсе дә күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International