Илдар Халиков: “ТР Беларусь белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча ныклап кызыксына”
2010 елның 15 мае, шимбә
Татарстан Республикасы Беларусь белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча ныклап кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Беларусь делегациясенең республикага визитының икенче көненә нәтиҗә ясаганда белдерде.
Бүген Премьер-министр Сергей Сидорский җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы делегациясе Чаллыда булды, анда “КАМАЗ” ААҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы производство куәтләрен карады. Аннары делегация Алабугага китте, анда Сергей Сидорский белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков тракторлар җитештерү буенча яңа производствоны эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
“Бүген без элек Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында имзаланган килешүләрнең гамәлгә ашырылуын күрдек, - диде Илдар Халиков завод ачу тантансыннан соң. – Без бу беркетмәләр һәм килешүләр тулысынча гамәлгә куелганын исбатлаучы мәйданда басып торабыз”.
Беларусь белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең күп кенә яңа юнәлешләре бар, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. “Бу нефть химиясе – Татарстан предприятиеләре продукциясен куллану, “Татнефть” белән партнерлык – Беларусь территориясендә АЗС төзелеше, дип билгеләп үтте И.Халиков. – Бүген безне машина төзелеше, нефть химиясе өлкәләрендә хезмәттәшлек ныклы бәйләнештә тота.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.