Татарстан Премьер-министры “Аэрофлот-Россия һава юллары” ГАҖ җитәкчелеге белән очрашты

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Аэрофлот-Россия һава юллары” ГАҖнең финанслар буенча һәм челтәр һәм табышлар белән идарә буенча генераль директор урынбасары Шамил Курмашов белән очрашты.

ТР Хөкүмәте рәисе Казанда зур спорт ярышларын уздыру кысаларында уртак эшләре өчен Шамил Курмашовка рәхмәт белдерде.

“Бу спорт чаралары Казанны туристик шәһәр буларак танытты. Узган елда гына да без 2 млн 200 мең кунак кабул иттек. Бу, үз чиратында, һава юлларыннан файдалануның гомуми санын арттыра”, - диде Илдар Халиков.

Шамил Курмашов билгеләгәнчә, Татарстан “Аэрофлот” өчен стратегик партнер булып тора.  “Атнасына 42 рейс башкарыла. Бу күрсәткеч буенча Казан Санкт-Петебургтан гына калыша”,- диде ул.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Александр Груничев, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин, “Аэрофлот-Россия һава юллары” ГАҖнең юридик департаменты директоры Владимир Александров катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International