Татарстан Президенты: Гражданнарның хокукларын яклау өчен Прокуратура хезмәткәрләре булган барлык вәкаләтләреннән файдаланырга тиеш

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2015 елдагы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы 2016 елда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Коллегия эшендә Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков, РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм хокук саклау органнары, республика Прокуратурасы аппаратының структур бүлекчәләре вәкилләре катнашты. 
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы елларда икътисадый һәм тышкы сәяси ситуация шактый катлауланды. Бу шартларда Татарстан икътисадны диверсификацияләүгә һәм импортны алмаштыруга юнәлеш тота, диде ул, әмма икътисадны реформалаштыру эшкуарларның эшлекле активлыгын һәм социаль тотрыклылыкны саклап калудан башка мөмкин түгел.   
«РФ Президентының Федераль Собраниегә юлламасында Владимир Путин бизнеска басымны киметү, кече һәм урта бизнес җитештерүенә ярдәм күрсәтү, бизнес өчен барьерларны булдырмау бурычын куйды. Узган елда  Татарстан Прокуратурасы эшкуарларны тикшерүләрне киметү һәм  административ басым ясау чараларын күрде. Тикшереп торучы органнар тәкъдимнәрен өйрәнү нәтиҗәсендә 4 меңнән артык тикшерү чарасы кире кагылган», - диде Рөстәм Миңнеханов. 
Ул ассызыклаганча, шуңа күрә Прокуратурага планнан тыш нигезсез тикшерүләргә күзәтчелекне көчәйтергә кирәк.
Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Президенты салым законнарын бозу омтылышларын кисәтергә, икътисадый эшчәнлек дигән булып җинаятьчел керемнәрне легальләштерүне һәм коррупциячел җинаятьләрне булдырмый калырга кушты. 
«Коррупцияләнгән чиновникларга һәм ришвәтчеләргә, законсыз уен эшчәнлеген һәм законсыз алкоголь әйләнешен оештыручыларга карата принципиаль позициядә булу мөһим», - дип билгеләп үтте ул. 
Узган ел Прокуратура гадәттәгечә бюджет законнары үтәлешен карады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бюджет үтәүнең катлаулы шартларында дәүләт акчаларын тотуның нәтиҗәлелегенә һәм аларны максатчан кулланмауга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Ул шулай ук нормалар иҗат итү эшчәнлегенә дә тукталды. «Бу башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшенең котылгысыз шарты булып тора. Республика муниципалитетларында бу өлкәдә проблемалар бар, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Без Псков өлкәсе тәҗрибәсен өйрәндек һәм быел Татарстан Юстиция министрлыгында һәм республиканың ике районында сынау режимында бу программа продуктын гамәлгә кертергә җыенабыз». 
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, финанс пирамидалары һәм соры кредитлар билгесе булган оешмалар эшчәнлеге дә актуаль проблема булып кала. 
Күзәтчелек эшчәнлегенә анализ хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозулар артуны күрсәтә, диде ул. Эшлеклелек активлыгы кимү һәм эшкуарлык эшчәнлеген туктату кешеләрне массакүләм эштән азат итүгә, хезмәт хакларын һәм пособиеләрне түләүне кичектерүгә китерергә мөмкин. Р.Миңнеханов гражданнарның хокукларын яклау өчен Прокуратура хезмәткәрләре булган барлык вәкаләтләреннән файдаланырга тиешлегенә аерым басым ясады.  
«Узган елда өлешләп фатир төзү өлкәсендәге проблемалы ситуацияне хәл итүгә карата тиешле алымнар эшли алмадык. Бу бер көн эчендә хә ителә торган мәсьәлә түгел. Монда Прокуратураның һәм тикшереп торучы органнарның роле бик зур булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.   
Аннары ул билгеләп үткәнчә, 2015 елда Татарстан Республикасында 122 экстремистик юнәлешле һәм террористик характердагы җинаять теркәлгән. Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, бүген экстремистик һәм террористик төркемнәр эшчәнлеген кисәтү буенча җитди эш алып барыла. Кешеләр күпләп була торган объектларның терроризмга каршы якланышын тәэмин итүгә карата таләпләрне киметмәскә һәм, Интернет челтәрен һәм массакүләм мәгълүмат чараларын кулланып, бу өлкәдә агитацион һәм контрпропагандистик мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. 
«Адмирал» сәүдә үзәгендәге фаҗига тагын бер кабат шәһәр төзелеше нормаларны һичшиксез үтәргә кирәклекне күрсәтте», - диде ул. 
Агымдагы елда чираттагы сайлау кампаниясе – Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, сайлауларга әзерлек һәм уздыру чорында законлылыкны тәэмин итү шулай ук Прокуратура хезмәткәрләре җилкәсенә төшәчәк.   
Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов ведомствоның аеруча тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International