Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМның 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган коллегиясендә белдерде. Чарада шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 2015 ел республикада вакыйгаларга бай булды. «Без Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны бәйрәм итү кысаларындагы күп санлы чараларны, Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларны уңышлы уздырдык. ЭЭМ хезмәткәрләре аларны әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашты», - диде Рөстәм Миңнеханов.
ЭЭМ хезмәткәрләренең җанатарларга карата нәтиҗәле эше массакүләм спорт чараларында иминлекне тәэмин итәргә ярдәм итте, дип ассызыклады Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, футбол тирәсендәге «Спартак», «Зенит» һәм башка клублар хулиганнары белә: Казанда аларга иҗтимагый иминлекне бозарга ирек бирмиләр. Гомумән, 2015 елда Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ 5600 дән артык иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында иминлекне тәэмин итүдә актив катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, узган елда Россия икътисады җитди авырлыкларга дучар булды, алар арасында – икътисадый санкцияләр, тышкы финанс чаралары алуга чикләүләр, нефтькә түбән бәяләр. Шулай да, Татарстанда барлык дәүләт программалары гамәлгә ашырылды, социаль өлкәдә бурычлар башкарылды, диде ул.
«Бүген безнең алда мөһим бурычлар: республика икътисадына, түләүгә сәләтлелегенә, инвестицияләрне җәлеп итә алуына тискәре вакыйгалар тәэсирен киметү. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе төшүдә тенденцияне үзгәртү һәм криминал артуны чикләү. Бу эштә мөһим урын ЭЭМна бирелә». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, үткән ел иҗтимагый урыннарда кылынган җинаятьләр саны 9%ка арткан. «Мондый хокук бозуларның барысына да кичекмәстән мөнәсәбәт белдерергә һәм профилактикалау чараларына аерым басым ясарга кирәк. Быелның 1 гыйнварына төрле рәвештәге профилактикалау исәбендә 55 меңнән артык кеше тора, - диде ул. - Превентив профилактик чараларга карата яңа алымнар эзләргә, ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерергә, муниципаль хакимият органнары һәм граждан җәмгыяте институтлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтләренең, хосусый саклау оешмаларының, шулай ук ирекле халык дружиналарының һәм хокук тәртибе саклау иҗтимагый пунктларының потенциалын актив файдалану зарур. Үткән ел бу мәсьәләләр ике мәртәбә республика иминлек советында каралды, диде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республиканың күп кенә муниципалитетларында мондый формированиеләр булдырылган һәм эчке эшләр органнары мөмкинлекләренә өстәмә көч бирәләр.
«Иң яхшы тәҗрибәне тарату, эшкә җәлеп ителә торган затларның вәкаләтләрен төгәл билгеләү мөһим. Мин иҗтимагый хокук тәртибе саклау пунктларында эшләү өчен муниципаль хезмәткәрләр санын арттыру турында карар кабул иттем. Әлеге ресурсны мөмкин кадәр оптималь файдаланырга кирәк, монда эчке эшләр хезмәткәрләренең һәм җирле үзидарә органнарының үзара эшен җайга салу әһәмиятле. Бу яңа тәҗрибә һәм ул – урыннарда иминлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин итү өчен яхшы ярдәм», - дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иҗтимагый тәртипне саклау өчен техник контроль чараларын, шул исәптән «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы кысаларында да киңрәк файдаланырга кирәк. Шулай ук ул белдергәнчә, бүген участок полиция вәкаләтле хезмәткәрләренең вазыйфалары бик күп. «Халык белән турыдан-туры эшләүче хезмәтләрнең һәм бүлекчәләрнең штат санын саклап калырга кирәк. Авыл җирләрендә 162 административ-торак комплексы эшләп килә, быел без 18 шундый комплекс корырга җыенабыз», - дип хәбәр итте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов экстремистик һәм террористик юнәлешле җинаятьләр артуга карата борчылу белдерде. Ул экстремистлар тарафыннан әзерләнүче акцияләргә карата кичекмәстән мөнәсәбәт белдерергә, актив профилактик эш алып барырга, бигрәк тә яшьләр арасында, экстремистик оешмалар эшчәнлеген катгый кисәтергә, граждан җәмгыяте институтлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә кушты.
Үзгәреп торучы халыкара вәзгыять шартларында Россия һәм республикабыз территориясенә хәрби конфликтлар зоналарыннан террорчылар үтеп кермәслек итеп эшләргә өндәде Татарстан Президенты. Аерым алганда, миграция һәм туризм каналларында эзләнү эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга, ФСБ идарәсе һәм башка хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә.
«Наркобизнеска каршы көрәш юнәлешендә дә темпларны киметергә ярамый. Наркотиклар, шул исәптән яңа төрләре таралу күләме җәмгыятебез өчен куркыныч тудыра. Җинаятьләр арту фонында, республика территориясендә наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр ачылышы күзгә күренеп кими, ягъни 18%ка. Мәктәпләрне, югары уку йортларын, яшьләр ял итә торган урыннарны сез даими рәвештә тикшереп торырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрлыкка.
Республика алдында торган бурычлар икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәләрендә эшләүче ЭЭМ хезмәткәрләренә зур җаваплылык өсти. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, монда иң мөһиме – икътисадый эшчәнлек субъектларының законлы мәнфәгатьләрен яклау. Әмма икътисадны криминалдан саклап, ЭЭМ хезмәткәрләре үзләре дә законнарга каршы барырга тиеш түгел, дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш тә актуаль булып кала. Җинаятьчел эшчәнлеккә яшь буынны тарту бигрәк тә борчый, балигъ булмаганнар кылган һәм алар катнашында кылынган җинаятьләр саны 15%ка арткан.
«Быел эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә барлык төп юнәлешләр буенча эшне көчәйтергә кирәк, бигрәк тә җинаятьләрнең ачылышы өлкәсендә. Булган ресурслардан файдалануга, шул исәптән бер-берсен кабатлаучы звеноларны бетереп, оператив-хезмәт эшчәнлеген оештыруны камилләштерүгә, эчке һәм ведомствоара хезмәттәшлекне ныгытуга аерым игътибар бирергә кирәк», - дип йомгаклады Татарстан Президенты чыгышын.
Рөстәм Миңнеханов ЭЭМ хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм зур казанышларга ирешкәннәргә дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре тапшырды.