Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы белән «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ арасындагы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры Александр Браверман кул куйды.
Яклар имза салыр алдыннан Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек перспективлары турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүгенге Килешү җитди хезмәттәшлек өчен нигез булачак.
«Корпорация эшчәнлегенең кече һәм урта эшкурлыкны үстерүнең уңай шартларын тудыру буенча төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен федерация субъектларында дәүләт хакимияте органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштыру мөһим фактор булып тора, – диде «МСП» корпорациясе» АҖ генераль директоры Александр Браверман. – Бүген без Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесына ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барабыз. 2016 елның гыйнварына төбәк эшкуарларына 474 млн. сум күләмендә 101 гарантия бирелде, бу 1 101 млн. сумлык кредит акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Бүгенге килешү безгә төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү чараларын системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең әлеге юнәлеше бөтен ил өчен стратегик мөһим.
«Бүген имзаланган Килешү безнең уртак эшебез нигезе булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү кысаларында яңалыкларны эшләтеп карау өчен «сынау» мәйданчыгы булырга әзер, аннары бу яңалыклар башка төбәкләргә дә күчәчәк. Ышанам ки, якын киләчәктә кече һәм урта эшкуарлык мәнфәгатьләрендә күп кенә карарлар кабул ителәчәк.
Илебездә эшкуарлыкны үстерү өчен мондый җаваплылык үзәге барлыкка килү бик мөһим, ул финанслау мөмкинлеген оештыру, лизинг схемаларын файдалану, укыту программалары булдыру һәм зур базарларга чыгуны тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшләячәк».
Килешүнең төп пунктларын гамәлгә ашыру кысаларында яклар кредит ресурсларын алу мөмкинлеген арттыру, «МСП» корпорациясе» АҖнең финанс хезмәт күрсәтүләрен алга сөрү (поручительлекләр һәм Корпорациянең бәйсез гарантияләрен бирү өчен проектлар эзләү, Илкүләм гарантияләр системасын формалаштыру), шулай ук эшкуарлык субъектларына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләре һәм Корпорация функцияләре нигезендә мәгълүмат-маркетинг, хокукый һәм мөлкәти ярдәм күрсәтү өлешендә хезмәттәшлек итәчәк.
Александр Браверман ассызыклаганча, югары технологияләр, импортны алмаштыру, чимал булмаган экспорт өлкәсендәге проектларны кредитлауга өстенлек биреләчәк.
Төбәк эшкуарлары ярдәм сорап турыдан-туры «МСП» корпорациясе» АҖгә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәкләренә мөрәҗәгать итә алачак. .
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Браверман барында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ белән «Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәге» ДБУ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ статс-секретаре – генераль директоры урынбасары Наталья Ларионова һәм «Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова кул куйды.