Илдар Халиков Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә катнашты

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Быел Татарстанда яңа 24 трамвай һәм 45 троллейбус сатып алырга планлаштыралар. Бу максатларга федераль бюджеттан 160 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Ленар Сафин шул хакта әйтте.

Коллегия утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ транспорт министры Максим Соколов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Дәүләт Думасы транспорт комитеты рәисе Евгений Москвичев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һ.б. катнашты.

Коллегия утырышы барышында билгеле булганча, 2015 елда республикада шәһәр электр транспорты предприятиеләренең күчмә составы 598 берәмлек тәшкил иткән, шул исәптә - 283 трамвай, 268 троллейбус, метрополитенның 47 вагоны.

Республиканың дүрт шәһәрендә (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт) җир өсте электр транспорты 57 маршрут буенча хезмәт күрсәтә. Казанда метро да эшли. 2015 елда шәһәр электр транспортлары 109,6 млн кешегә хезмәт күрсәткән, бу 2014 ел күрсәткечләреннән 0,4 процентка күбрәк.

Узган ел юл-транспорт тармагының Татарстан тулаем төбәк продуктына керткән өлеше 11,1 процент тәшкил иткән.

2015 елда республиканың юл-транспорт комплексын финанслау күләме 36 млрд 172,8 млн сум булган, шул исәптә республика бюджетыннан 25 млрд 50,5 млн сум бүлеп бирелгән, федераль бюджеттан - 10 млрд 31,1 млн сум, Федераль моношәһәрләр үсеше фондыннан - 408,5 млн сум, муниципаль юл фондларыннан – 682,7 млн сум.

Алга таба ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, 2015 ел ахырында “Казан” халыкара аэропорты эчке авиаташулар күрсәткечен 10 проценттан да арттырган.

2015 елга фаразланган мәгълүматларга караганда, Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортлары барлыгы 2187,2 мең кешегә хезмәт күрсәткән, бу 2014 ел белән чагыштырганда, 9,2 процентка азрак.

Министр сүзләренчә, тармак эшенең күрсәткечләренә тышкы сәяси һәм тышкы икътисади вазгыятьләрнең тискәре үзгәрүе, чит ил туристлык юнәлешләрендә активлык кимү йогынты ясаган.

Ленар Сафин сөйләгәнчә, узган ел «Казан» халыкара аэропорты үз керемен 1,5 тапкыр арттыра алган. Шулай ук сакчыл производство программасын гамәлгә ашыру, 2015 ел нәтиҗәләре буенча аэропортка 57 млн сум акчаны янга калдырырга ярдәм иткән.

“Без эчке авиаташулар позицияләрен ныгыту сәясәте алып барабыз. Бигрәк тә төбәк юнәлешләрен үстерүгә аерым игътибар бирәбез”, - диде ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры һәм яңа «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе үз эшчәнлеген башлады, дип билгеләп

үтте. Авиакомпания ярты елдан да азрак эшләвенә карамастан, 12 юнәлеш буенча даими рейслар ачкан, 42,8 мең кешегә хезмәт күрсәткән.

Ленар Сафин шулай ук 2016 елда Казан - Барселона даими рейсларын яңадан җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр итте. Язга Прага һәм Будапештка рейслар ачылу көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International