Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда автомобиль юллары челтәрен арттыруга зур игътибар бирелә

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерүгә кагылышлы Россия Президенты йөкләмләре башкарылуны мониторинглау буенча эш төркеменең утырышында белдерде. 

Утырыш эшендә шулай ук Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ Транспорт министры Максим Соколов, Федераль автомобиль транспорты агентлыгы җитәкчесе Роман Старавойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкалар катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга эш төркеме утырышын уздыру өчен Казанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, автоюллар челтәрен үстерү - Россиянең һәр регионы өчен кискен тема, ул зур күләмдә финанслар таләп итә. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда 2015 елда юл эшләрен финанслауның гомуми күләме 27,2 млрд. сум тәшкил итте. Бүгенге көнгә республикада автомобиль юллары челтәренең озынлыгы - 38 мең 300 км, шул исәптән 27 мең 400 км каты каплаулы. 

"Россия Президенты Владимир Путин автоюллар төзелеше күләмен икеләтә арттыру исәбенә бөтен Россия территорияләре берлеген тәэмин итү бурычын куйды. Татарстанда әлеге йөкләмәне башкару өчен ел саен 110 км юл төзергә кирәк. 2015 елда без 153,5 км төзедек", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул искәрткәнчә, территорияләр берлеген тәэмин итүнең мөһим өлеше - авылларны тоташтыручы каты каплаулы юллар булдыру. Соңгы биш елда Татарстанда юллар аша 306 авыл тоташтырылгын, дип хәбәр итте Татарстан Президенты. 

"Юл челтәре үсешенең мөһим үзенчәлеге - башкарылган эшләрнең тиешле сыйфаты һәм заманча технологияләрне куллану. Юллар каплауларын проектлаганда без үзле битумнар файдалану турындагы карар кылдык. Әлеге технология аркасында юллар көпчәк эзләре барлыкка килүгә икеләтә тотрыклы", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, автоюллар челтәрен камилләштерү - һәр регион үсешенең төп шарты. "Якындагы ун елга Татарстанда үсешнең төп үзәге итеп "ИнноКам" территориаль аерымланган инновацион-сәнәнгать үзәге билгеләнде. Әлеге зур проект якындагы 7-8 елда әлеге кластер территориясендә  сәнәгать производствосы күләмен өч кат арттырырга һәми аны 2 трл. сумга хәтле җиткерергә мөмкинлек бирәчәк", - диде ул. 

ТР Президенты сүзләренчә, Кама агломерациясенең алга таба үсеше берничә киртәгә дучар булды. Беренче чиратта, транспорт инфраструктурасы, аның дәрәҗәсе сәнәгать таләпләренә туры килми. Әлеге проблема  күпмедер вакыт узгач, автоюллар һәм тимер юлларда коллапска һәм производство планнары өзелүгә китерергә мөмкин. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу арада федераль дәрәҗәдә "ИнноКам" үзәге үсешенең концепциясе кабул ителергә планлаштырыла, анда әлеге юл инфраструктуралары мәсьәләсен хәл итү каралган. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов эш төркеме утырышында кабул ителгә карарлар Россия Президенты куйган бурычларны хәл итүгә ярдәм итәр дигән өметен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International