Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының үсеше турында хәбәр итте

2016 елның 30 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының үсеше турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

2016 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасындагы бөтен хуҗалык төрләрендә 1033,6 мең баш эре мөгезле терлек һәм кош санала, шул исәптән хуҗалык берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында - 748,1 мең баш санала. 

Сыерлар - 366,7 мең баш, алардан 248,3 мең баш - хуҗалык берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, 118,4 мең баш - шәхси хуҗалыкларда. 

Дуңгызлар бөтен хуҗалык төрләрендә - 481,2 мең баш.

Сарык һәм кәҗәләр - 356,5 мең баш (алардан күбесе - 303,4 мең башы - шәхси хуҗалыкларда, ә 53,1 мең башы - хуҗалык берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында). 

Кошлар - 16,2 млн. баш. 

Марат Әхмәтов кыскача терлекчелек тармагының хуҗалык берлекләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында узган елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте. 2015 елда 488 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, ә 468 мең тоннасы сатылган. Савылган сөтнең тулаем күләме - 1 млн. 751 мең тонна. 1 млрд. 171 млн. данә йомырка җитештерелгән. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы аерым районнар буенча күрсәткечләрне хәбәр итте. Эре мөгезле терлек башлары саны буенча 36 муниципаль район елны ужай тәмамлады, алардан алтысы - терлек башы бер меңнән артык башка артты: Кукмара, Әлки, Минзәлә, Алексеевск, Югары Ослан, Буа. 

Сөт буенча агымдагы вәзгыять турында Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы оешмаларыкөн саен 3 мең тонна сөт җитештерәләр, уңай һава торышы һәм терлек өчен тупланган азык бөтен районнарга да производство үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 

"Терлекчелек - акчалар эшләү өчен бердәнбер чыганак булып кала, - диде министр. - Сентябрьгә хәтле үсемлекчелектән керем түбән дәрәҗәдә була. Шуңа күрә фермаларга җитәкчеләр һәм белгечләр өчен юл "тормыш юлы" булырга тиеш". 

Киңәшмә ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бөтен муниципаль берәмлекләр муниципаль районнар һәм шәһәрләрнең икътисадый үсеше стратегиясен булдыру буенча эшне көчәйтергә тиешләр. Әлеге документ тиешенчә эшләнергә зарур, диде ул, эшне ТР Икътисад министрлыгына координацияләргә йөкләнде. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International