Илдар Халиков: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әйләнә-тирәдәге мохитне уңайлы итү өчен барысын да эшли

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әйләнә-тирәдәге мохитне уңайлы итү һәм биологик төрлелекне саклау өчен барысын да эшли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте. 

Бу чарада шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Михаил Клинов, ТР Президенты Аппараты, муниципаль берәмлекләр, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Илдар Халиков узган елда иң истә калган вакыйганың берсе буларак урман кисүчеләр арасында уздырылган “Лесоруб-2015” III Россия чемпионатын искә алды. “Бу тәҗрибәдән эшче һөнәрләр чемпионаты “WorldSkills”ны уздырганда да файдаланырга кирәк”, - дип белдерде ул.

Татарстанда биш ел рәттән янгыннар булмавы, Илдар Халиков фикеренчә, Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим нәтиҗәләренең берсе санала. “Бу бик җитди нәтиҗә, бик зур эш. Аны 2016 елда да дәвам итү мөһим”, - диде ул.

Соңгы елларда республикада агач эшкәртү тармагының үсеше күзәтелә, дип дәвам итте Илдар Халиков. Беренче чиратта, бу “Алабуга” махсус икътисади зонасындагы Төркия компаниясенең МДФ-панельләр һәм идән өчен агач җәймәләр җитештерү буенча “Кастамону Интегре” заводы белән хезмәттәшлек итү, узган ел аңа 376 мең куб.м агач китерелгән. ТР Премьер-министры чит ил компанияләре белән партнерлыкка гына омтылырга түгел, ә бәлки шундый производстволарны үзебездә дә булдырырга кирәк, дип өстәде. Моңа мисал итеп ул Саба районындагы агач эшкәртү комплексын атады.

Илдар Халиков кадастр учеты проблемасына аерым тукталды. “Бу җирләргә рөхсәтсез хуҗа булу, шәхси төзелеш өчен урман кисү очраклары. Урман фондында законсыз калкып чыккан корылмаларны сүтү турында 73 суд карары бар. Аларны үтәү өчен суд приставлары белән активрак эшләргә кирәк”, - дип белдерде ул.

 ТР Хөкүмәте башлыгы министрлыкның мәктәп укучылары белән эшчәнлеген уңай бәяләде. “Бу күп учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр өчен кластерлар булдыру буенча бик яхшы үрнәк. Мәгариф системасы мәсьәләләре – беренче чиратта”, - дип мөрәҗәгать итте ул коллегиядә катнашучыларга.

Алга таба Илдар Халиков Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International