ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: Бүгенге көнгә һәр 43нче татарстанлы рак белән авырый

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетында бүген Бөтендөнья яман шеш авырулары белән көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Бүгенге көнгә һәр 43нче татарстанлы рак белән авырый, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Г. Вафин сүзләренчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республика җитәкчелегенә 2016 елны рак авыруы белән көрәшкә багышлау турында инициатива белән мөрәҗәгать итте, чөнки яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны 8%ка артты.

Аның мәгълүматлары буенча, Татарстанда рактан үлү 2014 ел нәтиҗәләре буенча 183 кеше тәшкил иткән, 2015 елда – 193,3 кеше. Ел саен ТРда 15 мең яңа рак авырулары теркәлә. Авыручылар арасында хатын-кызларның өлеше – 52%, ир-атлар өлеше 48% тәшкил итә. Татарстанда 90 мең 715 рак белән авыручы учётта тора.

"Рак хөкем түгел, ул - диагноз. Без бу тезиста үзебезнең мәгълүмат кампаниясен төзергә планлаштырабыз", - дип ачыклады министр программаның төп максатын. - Яман шеш авыруыннан үлүгә каршы торырга була. 2014 елда диспансеризацияләү ярдәмендә без бу авыруны алдагы елга караганда 2,2 %ка күбрәк ачыклый алдык”, - дип хәбәр итте Г.Вафин.

Министр рак авыруыннан 10 профилактика кагыйдәсе турында онытмаска тәкъдим итте. Барыннан да элек, тәмәке тартуны ташларга, спиртлы эчемлекләрне күп эчмәскә, көчле кояш нурларыннан сакланырга кирәк. Ә менә физик активлык көн саен 40 минуттан да ким булмаска тиеш.

Ирләргә 45 яшьтән, хатын-кызларга 35 яшьтән ел саен профилактик тикшеренүләр узарга кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International