Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика Мәдәният министрлыгының коллегиясендә ведомствоның узган елгы эшенә югары бәя бирде.
“Узган елгы коллегия, очрашу, киңәшмәләр кысаларында сезнең белән фикер алышкан мәсьәләләрнең оператив хәл ителүе бик яхшы”, - диде Илдар Халиков ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин докладын тыңлагач.
“Мәдәният тармак, яшәү рәвеше буларак – Татарстанда иң мөһиме”, - дип билгеләп үтте ул. Аның фикеренчә, Татарстанның дүрт миллионлы халкы арасында эчке мәдәниятне формалаштыру белән беркем дә шөгыльләнмәсә, башка юнәлешләр (төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау) уңышлы үсеш ала алмас иде.
ТР Премьер-министры шулай ук, соңгы елларда республика Татарстан мәдәнияте – ул локаль дигән аңлатма аша атлап чыга алды, диде. Монда вакыйга туризмының йогынтысы зур, дип билгеләп үтте ул.
Илдар Халиков үз сүзләрен раслау өчен бу юнәлештә Казан Кремленең сизелерлек казанышларын билгеләп үтте. Кайбер мәгълүматлар буенча быел ул рекордлы санда (2,1 миллионнан артык) турист кабул иткән. Шулай ук Министрлар Кабинеты башлыгы Татарстанда музейларның эш нәтиҗәләренә тукталды, узган ел алар 4,2 млн кеше кабул иткән.
“Министрлык еллык күрсәткечләргә, эшчәнлек нәтиҗәлелеге бәяләренә иреште. 2015 елда барлык эре чаралар югары дәрәҗәдә үткәрелде, бу, әлбәттә, ТР халыкара мәдәни имиджын күтәрүгә йогынты ясады”, - дип билгеләде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры үз чыгышының икенче өлшендә 2016 елда мәдәният министрлыгына аерым игътибар бирергә кирәкле мәсьәләләргә тукталды. Мисал өчен, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшләрен ныгыту, Татарстанның мәдәни мирасларны популярлаштыру механизмнарын камилләштерү, милләтара дуслыкны һәм даилогны саклау һәм ныгыту, Болгар белән Зөя утрау-шәһәрлегенең потенциалын республикага туристларны җәлеп итү мәсьәләләрендә актив куллану, ТР мәдәни мирасларын саклау һәм арттыру буенча эшләрне дәвам итү.
Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республикада кинематографчыларның эшчәнлегенә һәрьяклап иҗади аудит ясарга йөкләде.
“2016 ел РФдә Кино елы дип игълан ителде. Безгә бу эшкә кушылу зарур. Ул кызыклы һәм матур булыр, дип ышанам”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры Илдар Халиков.