Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгак коллегиясендә автомобильләргә ягулык салу буенча эре су объектларыннан ерак урнашкан станцияләрендә суднолар ягулыгын сатуны чикләргә тәкъдим итте.
Чара «Корстон» КСККда узды, анда шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы – РФ баш дәүләт санитар табибы Анна Попова, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Бүген әйләнә-тирә мохитта зур үзгәрешләр бара, әмма Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе яңа бурычларны үтәргә һәрвакыт әзер, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру чорында ведомствоның эшен аерым билгеләп үтте. «Әлеге спорт бәйрәмен әзерләү безнең өчен генә түгел, шул ук вакытта федераль үзәк өчен дә зур сынау булды. Безнең масштаблы уртак эшнең нәтиҗәсе бу Чемпионатны ФИНА тарихында иң яхшы дип тану булды. Монда сезнең идарә хезмәткәрләренең өлеше дә зур», - диде ул, Марина Патяшинага мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика җитәкчелеге ярдәмендә күп кенә юнәлешләр буенча системалы эш алып бара, шул исәптән халыкны чиста су белән тәэмин итү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану сыйфатын тикшереп тору һәм башкалар.
Татарстан Президенты атмосфера һавасын пычрату проблемасына аерым тукталды. Төп экологик йөкләнеш, аның сүзләренчә, автомобиль транспортыннан килеп чыга һәм, аерым алганда, сыйфатсыз ягулыктан. Ул хәбәр иткәнчә, үткән ел йомгаклары буенча Татарстан территориясендә суднолар ягулыгы сатыла торган 84 автомобильләргә ягулык салу станциясе ачылган. Алардан чыгарылган пычрак матдәләр билгеләнгән нормалардан 50-100 мәртәбә артып китә.
«Бүгенге законнар бу ягулыкны барлык автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә дә сатарга рөхсәт бирә. Мин каршы түгел, әмма бу бит суднолар ягулыгы һәм ул су объектларына якын җирләрдә сатылырга тиеш, ә киләчәктә әйләнә-тирә мохитне пычратучы бу ягулыкны реализацияләүне чикләргә кирәк», – дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.
Тулаем Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшен бәяләп, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бу – җитди профессиональ эшкә сәләтле команда, аңа зур җаваплылык йөкләнә. Без исә ведомствога төрлечә ярдәм күрсәтәчәкбез, дие Рөстәм Миңнеханов. Ул муниципалитетлар җитәкчеләренә җирле хезмәтләрнең матди-техник базасын ныгыту буенча чаралар күрергә өндәде.
Журналистлар белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада тотрыклы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне булдыру өчен күп нәрсәләр эшләнә.
«Парклар һәм скверлар төзү проектларын гамәлгә ашыру, су саклау зоналарын тикшереп тору, кешеләрне чиста су белән тәэмин итү, сыйфатлы туклану продуктларын алга сөрү – барлык бу чаралар турыдан-туры үлем-китемне киметә һәм татарстанлыларның гомерен озайта», - дип белдерде Татарстан Президенты.