Илдар Халиков: Татарстанда ел дәвамында 800дән артык зур ярышлар уздырыла

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстанда ел дәвамында 800дән артык зур ярышлар уздырыла. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Премьер-министры  Илдар Халиков хәбәр итте.

Утырышта Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов һәм башкалар катнашты.

Илдар Халиков чыгышында 2015 нче ел Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы өчен уңышлы булды. Ведомство алдына куелган төп бурычлар үтәлгән, дип сөйләде. Татарстан белән бергәләп гамәлгә ашырылган җитди проектлар, күрсәтелгән ярдәм өчен Россия Спорт министрлыгына рәхмәтен җиткерде.

Премьер-министр узган елда Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты узганын искәртте. 17 халыкара, 15 россиякүләм эре ярышлар узганын, БРИКС беренче яшьләр конференциясе, Россия Германия яшьләр җиденче конференциясе, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы чаралары һәм башкалар үткәнен санап узды. Илдар Халиков күптән түгел Халыкара йөзү федерациясе – ФИНА җитәкчелеге белән очрашып, аларның рәхмәтен җиткерде. “Алар һаман югары оешканлыкны, кунакчыллыкны сагынып искә ала”, - диде.

“Республикада ел саен 800дән артык киңкүләм ярышлар үткәрелә. Бу бик мөһим, моның өчен бик зур рәхмәт. Аларның әһәмияте Универсиададан, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатыннан ким түгел, чөнки сезнең эш медальләр белән горурланырга гына мөмкинлек биреп калмый, ә сәламәт тормыш рәвешен формалаштырырга, Татарстанның киләчәген булдырырга, спортны көнкүреш һәм ял рәвеше буларак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу хезмәтегез, аеруча соңгы еллардагылары, Казанны дөнья күләмендә спорт сөючән итеп танытырга мөмкинлек бирә, бу – бик күп кешенең казанышы”, - дип рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте Илдар Халиков спорт өлкәсендә эшләп ярышлар оештыручыларга. Ул ассызыклаганча, бу чаралар спорт ярышлары буларак нәтиҗә биреп кенә калмыйча, белгечләрнең интеллектуаль дәрәҗәсен дә күтәрү мөмкинлеге бирә.

Хөкүмәт башлыгы чыгышында республикада гамәлгә ашырыла торган яшьләр сәясәтенә җентекләп тукталды.

Илдар Халиков агымдагы елга бурычларга тукталып, министрлык җитәкчелегенә рейтинг системасын булдыруны йөкләде. “ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының төгәл рейтинг системасы булдырылмаган. Әйтик, Теләченең күрсәткечләр буенча Казан һәм Яр Чаллыны куып җитә алмаганы билгеле, әмма бу районнарда да спорт юнәлешендә бик актив һәм булдыклы җитәкчеләр бар”, - диде ул.

Премьер-министр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” – ГТО комплексының да халык тарафыннан яхшы кабул ителүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бу ил Президенты позициясе, без аны саклап калырга гына түгел, үстерергә бурычлы.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, соңгы елларда күп кенә спорт объектлары калкып чыкты, күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, инде аларны нәтиҗәле куллану мәсьәләсе килеп баса. “Берничә тикшерү уздырылганнан соң, бу мәсьәләдә әле җитешсезлекләр булуын ачыкладык”, - дип ул министрлыкка бу системаны төптән уйларга, спорт корылмаларының тулылыгын, нәтиҗәле файдаланылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Хөкүмәт җитәкчесе районның спорт өлкәсендәге уңышларын турнир таблицасындагы тоткан юлына карап түгел, ә халыкны колачлауга игътибар бирүенә карап бәяләргә кирәк дип саный.

Илдар Халиков, шулай ук, спортны популярлаштыру, спорт өлкәсендәге иң яхшы дөнья казанышлары тәҗрибәсен өйрәнү әһәмиятен билгеләп узды. Ул Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең дөньядагы шундый ук уку йортлары белән багланышлар урнаштыру, төрле халыкара конференцияләр үткәрү мөһимлегенә игътибарны юнәлтте һәм федераль министрлыкның моны хуплаячагына ышанычын җиткерде. “Үз казаныбызда гына кайнап, төрле юнәлешләрдә иң яхшы дөнья тәҗрибәсен белә алмаячакбыз. Кадрлар, тренерлар әзерләү – профессиональ спорт, югары казанышлар нигезе. Спортның тиз үзгәрүчән технологияләр өлкәсе булуын да онытмаска кирәк”, - диде Илдар Халиков.

Премьер-министр чыгышын тәмамлап, 2016 нчы елның Олимпия уеннары елы булуын искәртте һәм Татарстан спортчылары уңышларына зур өметләр баглануын әйтте.

Илдар Халиков Наталья Паршиковага мөрәҗәгать итеп, теләсә нинди киңкүләм чараларны уздыру бурычын Татарстанның яшьләр сәясәте, спорт менеджерларына ышанып тапшырып булуын ассызыклады.

Хәзер башкарма хакимиятнең федераль органнарында теге яки бу спорт чарасын кайда уздыру буенча көрәш бара, күпчелеген Казанда үткәрәсе килә, ди Паршикова. Әмма, аның фикеренчә, әле спорт өлкәсендә проблемалары булган төбәкләргә барырга кирәк. “Мин бүген Татарстанда кискен борылыш кайчан булды икән, патриотик граждан менталитеты булган яңа җитәкчеләр кайчан барлыкка килде икән дип уйланып утырдым. Казанда спорт юнәлешендә барысы да бик яхшы, инде проблемалары күп булган, спорт без теләгәнчә үсеш алмаган урыннарга барырга кирәк”, - ди ул.

Наталья Паршикова билгеләп узганча, 2015 нче елда Россиядә 3200 халыкара спорт чарасы узган, алар арасында төрле спорт төрләре буенча 23 чемпионат, "Формула-1" Гран-прие, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты бар.

“Россия халыкара спорт ярышларын үткәрү буенча лидер илгә әйләнде. Әкренләп, Ауропа беренчелеге, Дөнья кубогы этапларыннан башлап, аннары онытылмаслык Универсиада, Олимпия уеннарын, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын үткәрде. Без спорт аша үзебезгә башка мөнәсәбәт уятабыз һәм халыкара кагыйдәләрдә стандартларыбызны билгелибез”, - дип белдерде РФ спорт министры урынбасары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International