Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФАнең Казан Фәнни үзгенең А.Е. Арбузов ис. Органик һәм физик химия институты базасындагы яңа халыкара нейрохимия һәм фармакология фәнни-инновацион үзәгендә булды.
Анда шулай ук Федераль фәнни оешмалар агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФАнең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов һәм башкалар да булды.
Бу үзәкне булдыру 2014 елда А.Е. Арбузов ис. ИОФХ тарафыннан откан грант нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ул чак институт Россиянең иң яхшы уналты фәнни-мәгариф учреждениесе рәтенә кергән иде.
Монда килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Котюков яңа учреждениене презентацияләү белән таныштылар. РФАнең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин фикеренчә, әлеге проектның төп максаты –нейрохимия һәм фармакология буенча «Компетенцияләр үзәге» булдыру. Монда галимнәр фундаменталь һәм гамәли дисциплинарара тикшеренүләр уздырачак. Яңа үзәктә медикаментлар булдыруның тулы инновацион циклын гамәлгә ашыру күзаллана, диде Олег Синяшин.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Котюков үзәк буйлап йөреп чыктылар. Лабораториядә Альцгеймер авыруыннан препарат эшләү буенча экспериментлар күрсәттеләр.
Шулай ук Татарстан Президенты микробиология лабораториясендә дә булды, анда тәҗрибә уздырыр алдыннан башкарыла торган гамәлләрне күзәтте.
Чара азагында Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән инновацияләрне һәм яңа дарулар эшләү алымнарын югары бәяләде һәм үзәк хезмәткәрләренә куйган максатларына ирешүләрен теләде. Михаил Котюков, үз чиратында, яшь галимнәр эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларны киләчәктә дә шул юлдан баруларын дәвам итәргә өндәде.