Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2016 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләрен ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында билгеләде.
Коллегия утырышында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты.
ТР МК каршындагы Баш архивв идарәсе башлыгы Ирада Әюпова үзенең докладында билгеләгәнчә, узган ел ведомство тарафыннан архив эше өлкәсендә норматив базаны актив үстерү дәвам итә.
Әлеге утырышта катнашкан Федераль архив идарәсе җитәкчесе Андрей Артизов та, архив эшендә иң мөһим нәрсә - ул норматив-хокукый база булдыру, дип билгеләп үтте.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков исә утырыш азагында ясаган чыгышында: "Федераль дәрәҗәдә генә түгел, монда, республикада норматив документлар булдыру кирәк", - дигән фикер әйтте. Моннан тыш, ул кадрлар булдыру мәсьәләсенә игътибарны арттырырга өндәде.
Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, Баш архив идарәсенең төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе - Татарстан һәм татарлар тарихына кагылган документларны Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән кире республикага кайтару. Бу эш Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә башкарыла.
Әлеге эшчәнлеккә Илдар Халиков та уңай бәя бирде. "Соңгы елларда Татарстан Республикасы тарихи мирасын, төбәктә милләтара дуслыкны саклап калу, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү өчен зур эшләр башкара. Моны архив эшеннән башка гамәлгә ашырып булмый", - диде. Премьер-министр фикеренчә, мәгълүмати технологияләр заманында архив эшчәнлегендә булган барлык мөмкинлеклрне дә файдаланырга кирәк, шул исәптән социаль челтәрләрне дә.
ТР Хөкүмәте башлыгы агымдагы елда истәлекле даталарның шактый күп булачагына игътибарны юнәлтеп, әлеге даталар уңаеннан уздырылачак чараларны оештыру һәм уздыруда Архив идарәсенә дә катнашу комачау итмәс иде, дигән фикер җиткерде. Бу эшне ул ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә башкарырга кирәклеген ассызыклап, Татарстанны таныткан кешеләр хакында халыкка җиткерергә кирәклеген билгеләп үтте. "Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнүдә дә архивчылар актив рәвештә катнашырга тиеш, - дигән максат куйды Илдар Халиков. - Архив эшендә Татарстанның чын патриотлары - үз республикасын, районын, шәһәрен яратучылар эшли".
Коллегия утырышы азагында ТР Премьер-министры И.Халиков эшендә зур уңышларга ирешкән архив хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.