Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелек хезмәте (Ростехнадзор) башлыгы Алексей Алешин җитәкчелегендәге ведомство делегациясе белән очрашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ростехнадзор җитәкчелеге белән һәр ел саен очрашулар барышында сәнәгать иминлеген, төзелеш күзәтчелеген тәэмин итү һәм тармакны норматив җайга салу буенча уртак эш нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алышына. Һәр атнаны республика киңәшмәләре уздырыла, аларда бу мәсьәләләр җентекләп карала, диде ул.
«Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе. Алга киткән сәнәгать, төзелеш тармагы, эре энергетика предприятиеләре – болар бар да техноген иминлек мәсьәләләренең актуальлеген арттыра. Без гамәлгә ашыра торган эре проектлар Ростехнадзор күзәтүендә», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, нәтиҗәле эш, таләпчәнлек һәм проблемалы мәсьәләләрне оператив хәл итү нәтиҗәсендә Татарстан проектларын уңышлы гамәлгә ашыруны тәэмин итте. «Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан бирелгән туры килү турындагы бәяләмә безгә «Аммоний» комплексын төзү һәм Түбән Кама ТЭЦны реконструкцияләү проектларын тәмамларга мөмкинлек бирде, - диде ул. - «ТАНЕКО», «Түбән Кама нефть химиясе», «ТАИФ-НК», «Казаноргсинтез» проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Иннополис объектларын төзү нәтиҗәсендә – Татарстанда тикшереп торуны оештыру, техник җайга салу нормаларын камилләштерү буенча шактый тәҗрибә тупланды».
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, үткән ел Татарстан җитештерү һәм төп капиталга инвестицияләр күләмен саклап калды. «Без киләчәктә дә үсеш алырга җыенабыз, хәзерге проектларыбыздан ваз кичәргә уйламыйбыз», - дип йомгак ясады ТР Президенты.
Алексей Алешин Рөстәм Миңнехановка җитештерүдә иминлекне тәэмин итүгә бирелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде. «Мин күп төбәкләрдә булам һәм Татарстандагы кебек сәнәгать иминлегенә карата игътибарны сирәк очратам. Тагын шуны да искә алырга кирәк, республикада бит куркынычлык дәрәҗәсе югары булган объектлар бик күп», - дип белдерде ул.
А. Алешин ассызыклаганча, бүген Татарстан белән федераль ведомство арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштырылган.
Аннары Ростехнадзор вәкилләренә нефть һәм нефть эшкәртү сәнәгате өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган өстенлекле проектлар турында сөйләделәр. «Татнефть» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары – баш инженеры Наил Ибраһимов – аеруча үзле нефть чыгаруның яңа алымнарын эшләү турында, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков углеводородларны тирәнтен эшкәртү комплексы проекты турында мәгълүмат бирде.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Алешин Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Ростехнадзор арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
«Ышанам ки, бу Килешү уртак эшебезнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм яңа позитив нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.