Ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән

2016 елның 6 феврале, шимбә

2016 ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гадәттәге республика киңәшмәсендә хәбәр иттею Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча торак төзелеш күләме буенча Татарстан РФ субъектлары арасында 9 урынны алды. Быел инде 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. 

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 24,8 мең кв. метрлы 459 фатирга исәпләнгән 24 йорт тапшырылды. Арендалы торак программасы буенча гомуми мәйданы 50,6 мең кв. метрлы 33 торак йорт төзү планлаштырылган. 

"Республикада 120 Бөек Ватан сугышы ветераннына 18 йорт төзелеше дәвам ителә. Әзерлеге югары дәрәҗәдә - 9 объект, уртача - 8, түбән дәрәҗәдә - 1 йорт, - дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. - Моннан тыш, быел 311 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган". 

2016 елга "Жилище" федераль максатчан программа буенча торак алуга 312 гаилә кертелгән. 

Күп фатирлы инвестицияле тораклар программасы буенча 99 йортны гамәлгә кертү планлаштырыла, алардан  тугызы төзелеп беткән. Калганнары, министр сүзләренчә, төзелеп бара. 

Республикада өлешләп төзүне контрольдә тоту дәвам ителә, дип дәвам итте Төзелеш министрлыгы башлыгы.  2015 ел нәтиҗәләре буенча республикада  695 фатирлы 4 проблемалы йорт сафка кертелде, анда 661 өлешләп сатып алучы фатир алды. "Бу атнада "Солнечный город" ТК та йорт гамәлгә кертелде (төзүчесе "Фон" КТ), бу көннәрдә Чаллыда 58/2 адресы буенча торак йортта эшләр тәмамлануын көтәбез, анда 360 өлешләп алучы фатирлы була", - диде Ирек Фәйзуллин. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушты. Аның сүзләренчә, бу эштә хокук саклау органнары яхшы ярдәм итә. Шулай ук Татарстан Президенты өлешләп фатир сатып алучыларның инициативалы төркеме белән очрашу оештырырга йөкләде. "Әлбәттә, бу очрашулар җиңел түгел, ләкин күпмедер нәтиҗәләр бар, без аларны сезгә җиткерә алабыз. Бер йорт сафка кертелгән, башкалары буенча хәл итү ысуллары бар, хәшзер "Фон" банк белән килешүгә бара. Бу көннәрдә очрашу үткәрергән кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Авыл клублары" программасы буенча субподряд оешмалары эше башланды, дип дәвам итте Ирек Фәйзуллин. "Бүгенге көнгә әзерлек эшләре 11 объектта бара, уникесендә дивар салалар, икесендә түбә каплыйлар, 11 ендә - нигез салына", - диде ул. 

Сәламәтлек саклауда төзелеш өлкәсендә бүгенге көнгә 24 модульле фельдшер-акушерлык пунктының нигезе салынган, уналтысында инженер эшләре башкарылган, бер модуль Әлки районында тапшырылды (Карамалы ав.).

Чыгышын тәмамлап министр белдергәнчә, быел "Парклар һәм скверлар" программасында 45 муниципаль берщмлек катнаша. УЛ башлыкларны якын арада, эшләрне тизрәк башлау өчен, бөтен кирәкле мәгълүматны бирергә өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов кисәтте: документларны тапшыру вакытын  озайтсалар, кайбер районнарга программада катнашу рөхсәте бирелмиячәк. "Атна дәвамында материаллар булмаса, димәк без акчаларны экономиялибез. Бездә артык акча юк", - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International