Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен алдагы чәчүгә орлыкларны аеруча игътибар биреп сайларга өндәде

2016 елның 6 феврале, шимбә

Татарстан кырлары чисталыгын сайлау өчен тиешле иткшерүләрсез бер килограмм орлык та басуга эләгергә тиеш түгел. Бу хакта бүген ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.  

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән сәнәгать орлыкчылыгы системасы булдырылды, анда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Россиянең селекция үзәкләре - орлыкчылык хуҗалыклары, ТР орлык заводлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җәлеп ителгән. Әлеге эш республика предприятиеләрен тиешле күләмдә авыл хуҗылыгы культураларының перспектив сортлар орлыклары белән тәэмин итәргә ярдәм итә.  

"Орлык җитештерүче предприятиеләр эшчәнлеген мәҗбүри лицензияләү беткәч, намуссыз орлык сатучылар барлыкка килде. Тәртип оештыру өчен без орлыкчылык хуҗалыкларын сайлау бөенча республика системасын булдырдык. Бүген 62 хуҗалык орлыкчылык статусын алды, алар орлыкларын уңышлы сата", - дип билгеләде ул. 

Югары сыйфатны тәэмин итү өчен 2015 елдан орлыкларны туфракта тикшерү кертелгән, диде Марат Әхмәтов, бу сортның төрле үсеш этабында халәтен тикшерергә мөмкинлек бирә. Әлеге тикшерү аша 3 мәйданчыкта (Арча, Лаеш, Чистай) 297 орлык партиясе үткәрелде, аларның 11 % бракка чыгарылган һәм фуражга юнәлтелгән. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, сортлар төрлелеген арттыруда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты төп рольне уйный - республика басуларында аларның өлеше - 55 %.

"Югары маржиналь культуралар программасын гамәлгә ашыруның уңышы (кукуруза, рапс, көнбагыш, кытай борчагы) күпчелек очракта хуҗалыкларның югары сыйфатлы орлык материалларын сатып алуларыннан тора, - диде Марат Әхмәтов. - Алар бездә тулысынча дңиярлек читтән алыналар. Контрафакт товарны кертмәскә кирәк. Тиешле механизм бездә бар". 

Аерым ул территориядә карантин иминлеген сакалу турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, утаулы кырлар күршедәге регионнарда күп. Зур булмаган учаклар Татарстанда да бар (Нурлат, Аксыбай). Марат Әхмәтов әлеге район җитәкчеләрен әлеге мәйданнар үсешен булдырмау өчен тиешле эш үткәрергә өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International