Рөстәм Миңнеханов авыл мәдәният йортларын тикшерүне оештырырга йөкләде

2016 елның 6 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хисап палатасына бүген авл мәдәният клублары эшчәнлеген тикшерүне оештырырга кушты. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Авыл клублары эше турында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, ведомство хезмәткәрләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча республикада шимбә кичләрендә һәр бишенче мәдәният сарае эшләми, һәм халыкның 16 % гына клубтагы эшчәнлеккә җәлеп ителгән, үзешчән иҗат белән шөгыльләнәләр. Уртача һәр клубта атнасына 3 мәдәни-масскүләм чара үткәрелә. 

Министр фиткеренчә, авыл клубларының тиеш дәрәҗәдә йөкләнелмәгән булуының сәбәбе - белгечләр булмауда һәм метариаль-техник базалары түбән дәрәҗәдә булуда.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, 4 елда республикада 181 авыл клубы төзелде, программаны гамәлгә ашыру дәвамында әлеге максатка 2 млрд сум юнәлтелде. Шул ук вакытта әлеге объектларны эшләтүгә да акчатүләнгәнен онытмаска кирәк.

"без акча түлибез икән, алар барысы да эшләргә тиеш. Авыл клубы төзүдән нинди файда, әгәр дә ул шимбә кич ябык булса. Һәр төзелгән мәдәният йорты эшләргә тиеш", - дип белдерде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге программаны гамәлгә ашыру алга таба да дәвам ителәчәк. Ләкин инде төзелгән объектларның ничек файдаланылуын ачыкларга кирәк. Татарстан Президенты ТР Хисап палатасына тиешле тикшерү үткәрергә һәм республиканың авыл клублары эшчәнлеге турында отчет әзерләргә йөкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International