2015 елда ТР студентларының хезмәт отрядларында 11,5 мең укучы катнашкан

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстанда ел саен студентларның хезмәт отрядларында катнашучыларның саны арта бара. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин хәбәр итте. Очрашуда ТР Студент хезмәт отядлары үзәге директоры Ринат Садыйков та катнашты.

Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, бүген Татарстанда студентлар хезмәт отрядляры хәрәкәте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үсеш ала. Ул 2014-2017 елларда республикада Студентлар һәм яшьләр хезмәт отрядлары эшчәнлегенең үсеш концепциясе гамәлдә булуын искәртеп, бу хәрәкәткә катнашучыларның саны елдан-ел артуына басым ясады. Әйтик, 2001 елда анда 6 меңләп егет һәм кыз катнашкан, 2005 елда – 7,6 мең, 2010 елда – 9 меңләп. 2015 елда исә ТР Студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте 11 мең 462 кешене колачлаган. “Бу эш республиканың Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Зәй, Бөгелмә шәһәрләрендә аеруча актив алып барыла.

Югары уку йортлары арасында исә студентларны хезмәт отрядларына җәлеп итү юнәлешендә Казан дәүләт энергетика университеты, Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ нәтиҗәле эшли”, – дип билгеләп узды ТР яшьләре эшләре һәм спорт министры урынбасары. Ул яшьләрнең төрле юнәлешләр буенча, шулай ук төрле дәрәҗәләрдә – муниципаль, республика һәм ил күләмендә эшләвенә игътибарны юнәлтте.

Ринат Садыйков әйтүенчә, бүген Татарстанда Студентлар хезмәт отрядлары системасы зур ведомствоара эшчәнлектән гыйбарәт. Бу уңайдан ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының аерым урын тотуын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта студентлар хезмәт отрядларының заманча системасы республика икътисадының 9 тармагы буенча эшли.

Аерым алганда, бу – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән эшчәнлек алып барган студентлар медицина отрядлары. Соңгы 3 елда әлеге отрядлар ярдәмендә Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казан дәүләт университетының медицина клиникасы, республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы башка сәламәтлек саклау учреждениеләре кадрлар белән тәэмин ителә, дип сөйләде ТР Студент хезмәт отядлары үзәге директоры.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министрлыгы ярдәме белән исә студентлар төзелеш отрядларын шәһәрләрдә һәм районнарда алып барыла торган инфраструктура объектларын төзүгә җәлеп итү эше нәтиҗәле башкарыла.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән дә элемтәләр урнаштырылган – соңгы 5 елда студентларның урман фондын рәткә китерү буенча отрядлары республиканың урман территорияләрен, массивларын яшелләндерү, тәртипкә салуда актив катнаша. 2015 елда бу эш Казанда гына түгел, Кукмарада Лубян урман хуҗалыгы техникумы белән килешеп, Лубян урманчылыгында һәм Кама аръягы зонасында Зәй районы урманчылыгында да оештырылган.

Ринат Садыйков студентларның Казан дәүләт аграр университеты һәм бу юнәлештәге техникумнар базасында оешкан авыл хуҗалыгы отрядларының да уңышлы хезмәтен билгеләп, быел җәйге чорда алар Кырым Республикасында җиләк-җимеш җыю эшенә җәлеп ителәчәген белдерде.

Моннан тыш, ул юл-транспорт, педагогик, хезмәт күрсәтү һәм сервис отрядларының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән кыскача таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International