Бүген Түбән Камада да Сабан туе гөрләде

2010 елның 6 июне, якшәмбе
“Татар халкын берләштерә торган мөкатдәс ике мәйдан бар. Аның берсе театр сәхнәсе булса, икенчесе - Сабан туе мәйданы”. Халкыбызның мәшһүр әдибе Аяз ага Гыйләҗевның бу сүзләре елдан-ел актуальрәк яңгырый бара. Милли бәйрәмебез географиясен киңәйтә барып, Бөтенроссия, халыкара статустагы бәйрәмгә әйләнде.

Бүген республикада Сабантуйлар парады берничә районда дәвам итте. Бәйрәм Түбән Камада да гөрләде. Район һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде. Кунаклар арасында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары –мәдәният министры Зилә Вәлиева, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, башка төбәкләр вәкилләре, республика журналистлары десанты һ.б. бар иде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Түбән камалыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. “Татар халкының күп гасырлы традицияләре арасында Сабан туе аерым урын алып тора. Ул язгы кыр эшләренең тәмамлануын аңлата, анда халкыбызның хезмәт сөючәнлегенә дан җырлана. Сабан туен юкка гына өмет бәйрәме, туендыручы җиребезгә мәхәббәт чагылышы, игенчеләр хезмәтенә дан җырлау димәгәннәр. Һава шартларының көйсезлегенә карамастан, быел да лаеклы уңыш алырга насыйп булыр, авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте һәм заманча технологияләрне дөрес куллану кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәрдип ышанабыз. Сабантуй бүген республика чикләреннән чыкты. Ул татар халкының, Татарстанның төрле төбәкләр белән хезмәттәшлеген үстерүдә визит карточкасы булып тора. Бүгенге Сабантуй да милли традицияләрне саклау һәм үстерүгә яңа көч бирер дип ышанам”,- диелә Президент котлавында. Илдар Халиков исә, үз чиратында,бәйрәмдә катнашучыларга уңышлар, бәхет, сәламәтлек теләде.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин райондашларын сәламләү чыгышында авыл халкына яхшы һава торышы һәм мул уңыш теләде.

Язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә уздырыла торган бу бәйрәмнең түрендә кыр батырлары иде. 2010 елгы чәчү кампаниясендә абсолют батыр булып Николай Саратовцев табылган. Аңа һәм башка кыр батырларына Премьер-министр Илдар Халиков РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Быелгы Сабан туе әләмен кыр батырлары Николай Саратовцев, Михаил Сватов һәм узган елгы Түбән Кама Сабантуе батыры Азат Мортазин күтәрде.

Чыгышлардан һәм бүләкләүләрдән соң мәйданда җырлы-биюле театральләштерелгән тамаша башланды. Быел ул Бөек Җиңүнең 65 еллык юбилеена багышлап әзерләнгән. Мәйданга килгән халык шушы чыгышлар ярдәмендә үткәнгә кайтып, 1941 елның чәчәкле җәен, Сабан туйларга әзерләнгәндә сугыш башлануын, ил халкының фронтка озату һәм югалту ачыларын, шул дәһшәтле елларның бөтен авырлыгын, 1945 елның Җиңү иртәсен, сугыштан соңгы еллардагы фидакарь хезмәтләрне хәтердә яңартты. Сәгать ярымга сузылган бу тамаша шарлар очыру белән тәмамланды. Төп мәйданнан читтә сәүдә гөрләде, концерт мәйданнары эшләде, халык ат чабышларын һәм Сабан туеның “йөзек кашы” булган көрәшне тамаша итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International