“ЭлИнвест” (Казахстан) һәм “Ташьяпи” (Төркия) компанияләре Татарстан белән төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели

2010 елның 7 июне, дүшәмбе
“ЭлИнвест” (Казахстан) һәм “Ташьяпи” (Төркия) компанияләре Татарстан белән төзелеш өлкәсендә эшләргә тели.

Ул хакта компания вәкилләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуда сөйләде.

Очрашуда “ЭлИнвест” директорлар советы рәисе Әдгар Салдузи, “Ташьяпи” төзелеш-сәүдә компаниясе директорлар советы Әмруллаһ Туранлы һ.б. катнашты.

Очрашудан ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, сүз төзелеш индустриясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү, республиканы инвестицион яктан үстерү мәсьәләләре турында барды.

“ЭлИнвест” һәм “Ташьяпи” компанияләре вәкилләре Татарстан башлыгына компанияләрен тәкъдир иттеләр, мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Сүз гражданлык, юл төзелеше, проектлар белән идарә итү, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Үзәк Азиянең башка төбәкләренә башкарылган уңышлы проектлар турында барды.

Рөстәм Миңнеханов “ЭлИнвест” һәм “Ташьяпи” компанияләре альянсы белән гражданлык төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек вариантлары өстендә эшләргә дигән бирем бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International