ТР Арбитраж суды республикада тотрыклылык һәм законлылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән киңәшмәсендә белдерде.
Шулай ук коллегия эшендә ТР Арбитраж суды рәисе Николай Новиков, ТР баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин һәм башкалар катнашты.
Николай Новиков докладын кадрлар мәсьәләсеннән башлады. 2015 ел ахырына Арбитраж суд составы 279 кеше тәшкил итте, шуларның 173 - аппарат хезмәткәрләре. Хисап елында 8 яңа судья билгеләнде. 2016 ел гыйнварына судьялар корпусында штат саны 69 га артты. Судьяларның уртача яше - 43 яшь, аппарат хезмәткәрләренең - 31 яшь.
Докладчы сүзләренчә, ТР Арбитраж судының бердәм бинасы юк һәм ул өч төрле адрес буенча урнашкан. 2013 елда яңа объект төзелеше башланган, быел май аенда анда күчү планлаштырыла.
Николай Новиков узган өч елда сыйфат күрсәткечләренең уңай динамикасын ассызыклады. Банкротлык турында каралган эшләр саны 43 мең булган.
2015 елда судка физик затлар банкротлыгы турында 265 гариза килгән, производствога 156 сы кабул ителгән. Быел мондый гаризалар саны үсеше көтелә, дип ассызыклады ТР Арбитраж суды рәисе.
Новиков сүзләренчә, суд йөкләнеше тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә кала. Узган ел бер судья аена 72 эш караган.
2015 ел катлаулы булды, дип билгеләде чыгышында Рөстәм Миңнеханов, ләкин, шуңа карамастан, республикада бөтен дәүләт программалары гамәлгә ашырылды һәм бөтен социаль бурычлар үтәлде. Аның сүзләренчә, тулаем региональ продукт күләмен, сәнәгать производствосы һәм төп капиталга инвестицияләр күләмен 2014 ел дәрәҗәсендә саклап калып булды. Шуннан Рөстәм Миңнеханов кыскача 2015 елда Татарстанның төп социаль-икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте.
ТР Президенты ассызыклаганча, бүгенгә төп бурыч - гражданнарга тиешле тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү, бу, үз чиратында, икътисадый секторның бердәм эшенә бәйле.
Татарстан Президенты ТР Арбитраж суд хезмәткәрләрен төзүчеләр бурычлары арту мәсьәләләренә игътибар итәргә өндәде. "Әлбәттә, муниципаль хакимият һәм рөхсәтләр бирү системасы җаваплылыгы дәрәҗәсенә дә кагылып була. Ләкин бүген күп кенә кешеләр акчаларын торак төзүгә керткәннәр дә авыр хәлдә калганнар. Әлеге гражданнарны сакларга кирәк, - дип билгеләде ул һәм ТР Арбитраж судында хәзерге вакытта намуссыз төзелеш компанияләренә кагылышлы алты эш барлыгы турында хәбәр итте. - Моннан тыш, хокук саклау структураларына шул төзүчеләрнең бөтен активларын табып, торак мәсьәләләрен чишүгә юнәлдеретергә кирәк".
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов суд эшләренең яңа төренә игътибар итте - физик затлар банкротлыгы. Әлеге гаризалар белән эш иткәндә, бурычларны реструктуризацияләү буенча ниндидер формалар эшләргә, кешегә җаваплыктан китәргә бирмәскә кирәк, дип саный ул. "Һәр кеше тормышын чиста биттән башларга тели, ләкин узган хәлләр юкка чыкмый ул", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Чыгышын йомгаклап Рөстәм Миңнеханов Татарстан Арбитраж судына нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба уңышлар теләде.
Шулай ук коллегиядә Идел буе округының Арбитраж суды рәисе Юрий Глазов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР буенча ФСХИ җитәкчесе Марат Сәфиуллин чыгыш ясадылар.
ТР Арбитраж судының алдынгы хезмәткәрләре Рөстәм Миңнеханов кулыннан мактаулы кәгазьләр һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре алдылар.